Гайнетдин Әхмәрев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Гайнетдин Әхмәров

Тулы исеме Гайнетдин Нәҗметдин улы Әхмәров
Һөнәре тарихчы-галим
Туу датасы 1864 ел(1864)
Туу җире Зөя өязе, Татар Наратлысы авылы
Милләте татар
Үлем датасы 20 сентябрь 1911(1911-09-20)
Үлем җире Казан

Гайнетдин Нәҗметдин улы Әхмәров 1864 елда Казан губернасының Зөя өязе Наратлы (хәзерге Татарстанның Яшел Үзән районындагы Татар Наратлысы) авылында дөньга килә.

Сигез яшенә җиткәч, әтисе аны Тәтеш өязенең Шәм-Балыкчы волостендагы Болын-Балыкчы авылына (хәзерге Апас районында) үз заманының гыйлемле кешесе булган Бикчәнтәй хәзрәт мәдрәсәсенә укырга җибәрә.

Гайнетдин анда белем алганнан соң, мәгърифәтче укытучы Шакирҗан Таһиров киңәше белән, 1881 елда Казан татар укытучылар мәктәбенә (Казанская татарская учительская школа) укырга керә.

1885 елда укытучылык таныклыгы алу белән, аны Вятка губернасы Алабуга өязенң (хәзерге Татарстан Әгерҗе районында) Биектау авылында урыс теле укытучысы итеп билгелиләр. 1885 елның 15 июлендә ачылган Биектау авылында ул беренче укытучы булган.

Г.Әхмәров 1891 елның 1 мартыннан Тәтеш шәһәренең урыс-татар мәктәбендә урыс теле укытучысы булып эшли башлый,ләкин аңа монда урыс телен генә түгел,бәлки арифметика, уку, ана теле дәресләрен дә алып барырга,ислам кануннарын да укытырга туры килә. Тәтеш шәһәрендә хатын-кызлар өчен урыс-татар мәктәбе дә Җ.Мускеев һәм Г.Әхмеров тырышлыгы белән ачыла. 1890 елда аның "Татарлар өчен беренче урыс әлифбасы", "Татарлар өчен беренче кыйраәт китап"лары дөнья күрә. Болар өчен ул Казанның фәнни-сәнагый күргәзмәсе комитеты тарафыннан мактау кәгазе, укытучылык хезмәтен оста башкарганы өчен 1899 елда көмеш медаль белән бүләкләнә.