Гайсә Еникеев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гайсә Еникеев latin yazuında])
Гайсә Еникеев
Туган телдә исем Гайсә Хәмидулла улы Еникеев
Туган 2 июль 1864(1864-07-02)
Бәләбәй өязе, Каргалыбаш, Уфа губернасы
Үлгән 1931(1931)
Уфа, РСФСР, БАССР, СССР
Күмү урыны Уфа мөселман зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы Россия империясе
ССБР байрагы ССРБ
Һөнәре сәясәтче
Эш бирүче Хөсәения мәдрәсәсе
Сәяси фирка Конституцион-демократик фирка[d]

 Гайсә Еникеев Викиҗыентыкта

Гайсә Еникеев (2 июль 1864(18640702), Каргалыбаш, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, хәзерге Благовар районымарт, 1931) — сәясәтче, мәгърифәтче, этнограф.

Тәрҗемәи хәл, 1917 елга кадәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гайса Хәмидулла улы Еникеев 1864 елда нәселле татар дворяннары гаиләсендә туа.

Ырынбур укытучылар семинариясен (кара: Ырынбур Татар укытучылар мәктәбе) тәмамлый. 1890 елдан Ырынбурдагы рус-татар казна училищесы директоры. 1895 елдан башлап бертуган Хөсәеновларның «Хөсәения» мәдрәсәсендә эшли, директор итеп куела. Татар-башкорт халкының музыкаль фольклорын җыю өчен Казан, Ырынбур, Самара, Уфа губерналарына экспедицияләргә чыга. 1883-1933 елларда 500дән артык татар-башкорт халык җырыннан коллекция туплый.[1] Педагогик эштә җәдитчелек тәҗрибәсенә таяна. 3нче һәм 4нче Россия империясенең дәүләт Думасына Бәләбәй өязеннән депутат булып сайлана. 4нче Думада — Дума сәркатибенең ярдәмчесе. Трибунадан мөселман халыкларының хокукларын яклап чыгышлар ясый.

Рус географик җәмгыятьнең Ырынбур бүлекчәсенең Гыйльми архив комиссиясе эшендә катнаша.

Тәрҗемәи хәл, 1917 елдан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гражданнар сугышы вакытында Вятка каласында яши, губерна халык мәгарифе бүлегендә хезмәт итә. 1923 елда Уфагә килә. Башкортстан халыкларының көнкүрешен, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча Фәнни җәмгыятьнең әгъзасы булып тора. 1929 елда Г. Еникеев туплаган 114 халык җыры язмасын Башнаркомпрос сатып ала. Коллекция Уфа мәдәният институтының архивында саклана.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998 — 703 с., илл
  2. http://encycl.bash-portal.ru/enikeev2.htm(үле сылтама) Башкирская энциклопедия