Галапагос утраулары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галапагос утраулары latin yazuında])

Галапагос
исп. Islas Galápagos
0°21′27″ ю. к. 90°28'12" кб. о. (G) (T)
АкваторияТын океан
Утраулар саны126
Иң эре утрауИсабела
Гомуми мәйдан8010 км²
ИлЭквадор Эквадор
Беренче дәрәҗә АБГалапагос
ЮНЕСКО'ның «Бөтендөнья мирасы исемлеге» объекты
Galápagos Islands
(Галапагос утраулары)
Сылтама №1 Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегендә (en)
Тип Табигый
Критерийлар VII, VIII, IX, X
Төбәк Латин Америкасы һәм Кариб бассейны
Кертү елы 1978  (2-нче сессия)
 Галапагос Викиҗыентыкта

Галапагос утраулары (исп. Islas Galápagos, исп. galápago — «ташбака» сүзеннән) — Тын океанның экватор өлешендәге утраулар төркеме. Көньяк Америкадан 1000 км көнбатыштарак ураншкан, Эквадор Җөмһүриятенә карый.

Иң эре утраулар: Исабела, Фернандина, Сан-Сальвадор, Санта-Крус һәм Сан-Кристобаль. Мәйданы 7,8 мең км². 25 мең кеше яши (2010). 1935 елда милли парк дип игълан ителгән.

Галапагос утраулары янартау атылуыннан пәйда булган, биеклеге — 1707 метргача. Климат коры, еллык уртача температурасы +23°С. Галапагос утрауларында тропик һәм суык минтакалары үсемлекләрне һәм хайваннарны очрап була (лиана һәм мүк (мүк), тропик кошлар һәм Антарктика акчарлаклары, тутыйкош белән пингвин, су эте). Эндемик төрләр күп.

Административ үзәк — Бакерисо-Морено.