Галимбәк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Галимбәк
ﻋﻪﻟﻳﻣﺒﻪﻙ

Идел Болгары хәкимнәре тамгасы (болгар руннары)
Тулы исеме Галимбәк
Һөнәре сәясәтче, гаскәри
Туу датасы XIV гасыр
Туу җире Болгар шәһәре
Ватандашлыгы Идел буе Болгары
Милләте болгар
Үлем датасы 1430 - 1445 ел арасында
Үлем җире Болгар шәһәре

Галимбә́к' (ﻋﻪﻟﻳﻣﺒﻪﻙ , tat.lat. Ğalimbäk) (XIV гасыр) — мәшһүр болгар бәге.

Болгар шәһәреннән - Болгар әл-Җәдид шәһәренә[үзгәртү]

Күбесе тарихчылар буенча Галимбәк - соңгы Болгарда идарә иткән бәге, Улу-Мөхәммәд (беренче Казан ханы) Галимбәкне бәреп төшергәннән соң, Болгар Иле башкаласы Казанга күчергән. Шулай итеп Идел буе Болгары үзенең башкаласын үзгәртеп Казан ханлыгына әверелгән.

Галимбәктән соң яңа Татар Тарихының дәвере башланган - Казан ханлыгы чоры, яңа башкаласы белән - Болгар әл-Җәдид - Казан.

Риваятьләр[үзгәртү]

Галимбәк турындагы мәгълүматлар халык риваятьләрендә сакланган. 17-18 гасырлар татар тарихи әдәбиятында Галимбәк Болгарның соңгы идарәчесе Габдулла ханның улы дип белдерелә. Урта Азия хакиме Аксак Тимер гаскәрләре шәһәрне штурмлаганда атасы һәлак булгач, Галимбәк бертуганы Алтынбәк белән әсирлеккә эләгә; соңрак ярлыканып, аның азат ителүе хакында әйтелә. Шуннан соң, бер төрле мәгълүматлар буенча, Галимбәк Казан төбәгенә килеп чыга һәм анда шәһәргә нигез сала, башка мәгълүматлар буенча, Чирмешән елгасы буенда Бүләмәр (Балымер) дигән шәһәр кора.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү]

  • Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, 1989; Усманов М.А. Татарские исторические источники XVII-XVIII вв. Казан, 1972.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү]

  • Идел Болгар иле
  • Повесть временных лет. М.-Л., 1950. Ч. 1-2; Полное собрание русских летописей. М., 1949. Т. 2; М., 1962. Т. 1, вып. 2.
  • Волжская Булгария и Русь. Казань, 1986.
  • Татар иле