Галина Бутырева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галина Бутырева latin yazuında])
Галина Бутырева
Туган телдә исем Галина Василий кызы Бутырева
Туган 12 сентябрь 1944(1944-09-12) (79 яшь)
Коми АССР, Удора районы Ёртом авылы
Милләт коми
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Питирим Сорокин исемендәге Сыктывкар дәүләт университеты
Һөнәре шагыйрә, дәүләт эшлеклесе
Бүләк һәм премияләре II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены;
И.А. Куратов исемендәге премия (Коми) (2005)

Галина Бутырева (Галина Василий кызы Бутырева, коми Галина Васильевна Бутырева) – коми шагыйрәсе. Россия журналистлар (1978), Россия язучылар (1997) берлекләре әгъзасы . Россиянең (2011) һәм Коми АССР (1994) атказанган мәдәният хезмәткәре. Коми хөкүмәтенең әдәбият өлкәсендәге И.А. Куратов исемендәге премиясе лауреаты (2005).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Г. Бутырева китабы
Г.В. Бутырева

1944 елның 12 сентябрендә Коми АССР Удора районы Ёртом авылында туган. Важгорт урта мәктәбен (1962), «рус теле укытучысы» белгечлеге буенча Коми дәүләт педагогия институтын (1966) тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Коми һәм рус телләрендә бердәй иркен иҗат итә. Берничә шигырь һәм юлъязмалар очерклары җыентыгы авторы. Әсәрләре «Литературная Россия» газетасында, «Мир Севера», «Войныв кодзув» (тат. Котып йолызы) журналларында басыла. Китаплары эстон, фин, маҗар, норвег, инглиз телләренә тәрҗемә ителгән. Верлибр (ирекле шигырь) алымын кулланып яза.

Басылган китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Аучы сукмагы» (Пас туй), 1989;
  • «Ходай ярлыкасын» (Бог с тобой), 1994;
  • «Дуслар багы» (Сад друзей), 1997;
  • «Күз нурым, кадерлем, сөйкемлем» (Сёкатö, эзысьö,. донаö…), 1999;
  • «Ватаным сурәтенә» (К портрету моей родины), 2002;
  • «Дөреслеккә таба» (Бурö-визьö), 2005;
  • «Сулыш» (Лов шы), 2008;
  • «Чыраг янганда» (Еще горит свеча), 2009;
  • «Ва визь», 2010;
  • «Өйгә юл» (Дорога домой), юлъязма, 2011;
  • «Елга тибеше» (Ритмы реки), юлъязма, 2012;
  • «Исландия планетасында» (На планете Исландия), 2013.[1]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (2011).
  • Коми АССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1994).
  • Коми хөкүмәтенең әдәбият өлкәсендәге И.А. Куратов исемендәге премиясе лауреаты (2005).
  • Изге Данила медале – Удора православие чиркәүләрен торгызудагы хезмәте өчен (1996).
  • II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены медале (2005)[2]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. А. Канев. Дом в собственном сердце. «Вечерний Сыктывкар», 1993, 1 май.
  2. Г. Иванов. Зеленая отава на осенних лугах. «Литературная Россия», 1998, 4 сентябрь.
  3. А. Артеев. Диалог на двух языках. «Молодежь Севера», 2002, 17 гыйнвар.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]