Гали Ильясов (актер)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гали Ильясов (актер) latin yazuında])
Гали Ильясов
Туган 1 гыйнвар 1900(1900-01-01)
Әстерхан
Үлгән 7 июль 1970(1970-07-07) (70 яшь)
Әлмәт
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре актер, режиссер
Җефет Гөлсем Камская (1901-1975), актриса

Гали (Миңлегали) Әхсән улы Ильясов (19001970) — татар актеры, режиссер.

Гали Ильясов үзенең сәхнә эшчәнлеген туган шәһәре Әстерхан дәүләт татар драма театрында 1922 елда башлап җибәрә, аннан Мәскәүдәге театр сәнгатенең Үзәк техникумында режиссерлык бүлегендә белем ала. 19261933 елларда ул Мәскәүнең татар дәүләт "Эшче" театрында актер, режиссер һәм баш режиссер булып эшли. Монда ул Шәриф Камалның "Козгыннар оясында", "Ут", "Таулар"; Риза Ишморат һәм Кәрим Тинчуринның "Тургай" әсәрләрен сәхнәгә куя.

1933 елдан Республика татар күчмә театрының баш режиссеры.

1937 елда ул нахакка репрессиягә эләгә һәм бары тик 1956 елны гына төрмәдән Казанга әйләнеп кайта. Аннан соң Әлмәт театрында С. Кальметовның "Зәкия", Гариф Ахуновның "Чулпы җыры" әсәрләрен сәхнәләштерә.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Беренче хатыны Гөлсем Камская, драма актрисасы, РСФСР атказанган артисты. Балалары Дэллюс (1922-1981), Әсфән.
  • Икенче хатыны Екатерина Владимир кызы, Кырым театры балеринасы (сөргендә чакта өйләнеп кайткан)[1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. К.: «Рухият» нәшрияты, 2007. 137нче биттә. ISBN 978-5-89706-109-9