Гали Мәҗитов
Гали Мәҗитов | |
---|---|
Туган | 14 сентябрь 1912 Яңа Шаһ, Сигезенче Март авыл шурасы[d], Ярмәкәй райуны |
Үлгән | 30 гыйнвар 1993 (80 яшь) Ялта, Кырым Автономияле Җөмһүрияте, Украина |
Ватандашлыгы | СССР Украина |
Һөнәре | хәрби хезмәткәр |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Совет-фин сугышы һәм Алман-совет сугышы[1] |
Бүләк һәм премияләре | (2) (2) |
Хәрби дәрәҗә | майор |
Гали Мәҗитов - Советлар Союзы Герое
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мәҗитов Гали Әхмәт улы 1912 елның 14 августында Башкортстанның Ярмәкәй районы Яңа Шаһи авылында крестьян гаиләсендә туган. Эшчеләр факультеты тәмамлаган. Милләте – татар. Колхозда, аннан төзелешләрдә төрле эштә эшләгән. Уфа педагогия институтында укыган. 1933 елдан – Кызыл Армиядә. Оренбург хәрби очучылар авиация училищесын (1939) тәмамлый. 1939 елда совет гаскәрләренең Көнбатыш Украинаны азат итү походында, 1939–1940 елларда Совет-фин сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышында – 1941 елның 22 июненнән. Очкыч, авиазвено, авиаэскадрилья, авиаполк штурманы була. 3 нче гвардия ерак арага очу авиациясе корпусының 3 нче гвардия авиация дивизиясе өлкән штурманы гвардия майоры Гали Мәҗитов 1944 елның мартына, дошманның тылына бик эчкәре кереп, аның хәрби-сәнәгый үзәкләрен һәм гаскәрләр тупланмаларын (Кенигсберг, Инстербург, Тильзит, Данциг, Хельсинки) бомбага тоту өчен 183 сугышчан очыш ясый, шулай итеп дошманга шактый зур зыян сала. Мәҗитовны бүләкләү өчен тәкъдим иткәндә тутырылган рәсми кәгазьдән: «Очкычларның барлык төрләрендә тулаем 1132 сәгатьлек очыш ясаган, шулардан 600 сәгать – көндез, 532 сәгать – төнлә. Хәрби йөкләмәләрне үтәгәндә үзен кыю, каһарманнарча тота. Полк штурманы буларак, бомба ташлау объектларын яктыртуга 10 тапкыр һәм утка тоту нәтиҗәләрен фотога төшерер өчен 4 тапкыр очыш ясый. Ил-4 очкычының бомбага тоту коралларын, радионавигация җиһазларын бик яхшы белә һәм алардан дөрес файдалана. 1943 елның маеннан дивизиянең өлкән штурманы булып эшли...» «Алтын Йолдыз» медале (№ 4369) белән бүләкләнгән. Сугыштан соң кыю очучы СССР Кораллы Көчләрендә хезмәтен дәвам итә. 1954 елдан Мәҗитов отставкага чыга. 1993 елның 30 гыйварында вафат, Ялтаның Иске зиратында җирләнгән.
Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Советлар Союзы Герое (СССР Югары Советы Президиумының 19.08.1944 Указы нигезендә бүләкләнгән)
- Ленин ордены
- Ике Кызыл Байрак ордены
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
- Ике Кызыл Йолдыз ордены
- Александр Невский ордены
Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2024 ― Ялтада бюсты ачылган (Бюст авторы – Винера Абдуллина)[2]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Рус Википедиясе — 2001.
- ↑ Ялтада Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитов бюстын ачу тантанасы узды. Татар-информ, 16.04.2024
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- [1](үле сылтама)
- Герой турында
- 14 сентябрь көнне туганнар
- 1912 елда туганнар
- Ярмәкәй районында туганнар
- 30 гыйнвар көнне вафатлар
- 1993 елда вафатлар
- Кырымда вафатлар
- Советлар Берлеге Каһарманнары
- Ленин ордены кавалерлары
- Кызыл Байрак ордены кавалерлары
- Александр Невский ордены (ССРБ) кавалерлары
- Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- Pages to import images to Wikidata
- Әлифба буенча шәхесләр
- Башкортстан Советлар Берлеге Каһарманнары