Гали Халит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гали Халит latin yazuında])
Гали Халит
Туган телдә исем Нургали Мөхәммәдгали улы
Туган 26 июнь 1915(1915-06-26)
Үтәмеш, Олы Тархан вулысы, Сембер өязе, Сембер губернасы, Рәсәй Империясы
Үлгән 24 август 1992(1992-08-24) (77 яшь)
Казан, Рәсәй
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Милләт Татар
Һөнәре әдәбият галиме һәм тәнкыйтьчесе, язучы
Җефет Тәзкирә Галим кызы
Балалар Наилә (1941), Наил (1943), Равилә (1946)
Ата-ана
  • Мөхәммәтгали Габделвәли улы (әти)
  • Кәримә Гыймади кызы (әни)
Бүләк һәм премияләре ТАССР атказанган фән эшлеклеләре

Гали Халит Мөхәммәтгали улытатар әдәбият галиме һәм тәнкыйтьчесе, филология фәннәре докторы, ТАССР атказанган фән эшлеклеләре.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1915 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Тәтеш районының Үтәмеш авылында туа. Авылда башлангыч белем алганнан соң, 1930 елда Казанга килеп башта педагогия техникумында, аннары 1932–1936 елларда Казан дәүләт педагогия институтының тел-әдәбият факультетында укый. Институтны тәмамлагач, ул Арча педагогия училищесында укыта, ә 1942 елның ахырыннан башлап ул Казандагы Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында (хәзерге Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) эшли: башта фәнни хезмәткәр, аннан соң әдәбият секторы мөдире була. Институтта эшләгән дәвердә 1948 елда кандидатлык, ә 1968 елда докторлык диссертациясе яклый.

Г. Халиткә 1975 елда – Татарстан АССРның, 1981 елда РСФСРның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә.

Г. Халит 1992 елның 24 августында вафат була.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1940 еллардан башлап ул эзлекле рәвештә XX гасыр башы әдәбиятыбызны төрле яклап тикшерә. Аның докторлык диссертациясе татар әдәбиятында кулланылган иҗат методларына багышлана. Бу тема белән тирәнтен шөгыльләнү Г. Халитка Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Галиәсгар Камал, Шәриф Камал, Мирхәйдәр Фәйзи, Һади Такташ кебек авторларның әсәрләрен анализлауда зур булышлык итә, әлбәттә. Нәтиҗәдә аның “Халык шагыйре Тукай” һәм “Мәҗит Гафури иҗаты” исемле китаплары дөнья күрә.

1940-1950 елларда ул шулай ук “Татар әдәбиятында реализм мәсьәләләре” хезмәтен һәм “XX йөз башында татар әдәбияты” очерклар китабын фәнни әдәбият мәйданына чыгара. Гомумән, Гали Хәлит әсәрләренә XX гасыр милли әдәбиятын мөмкин кадәр әтрафлырак күрсәтү, төрле әдәби агымнарны колачлау омтылышы хас. Аның энесе Яхъя Халитов мәшһүр Һәм маһир тәрҗемәче.

Библиографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Габдулла Тукай и татарское литературное движение начала ХХ века. – 1955. – 232 б. – 4000 д.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]