Гали Хәмзин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гали Хәмзин latin yazuında])
Гали Хәмзин
Туган телдә исем Гали Габбәс улы Хәмзин
Туган 12 июнь 1950(1950-06-12)
БАССР Белорет районы Козгын-Әхмәр авылы
Үлгән 15 ноябрь 2009(2009-11-15) (59 яшь)
Уфа
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре җырчы, ансамбль җитәкчесе
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе (1997)

Гали Хәмзин (Гали Габбәс улы Хәмзин, баш. Ғәли Ғәббәс улы Хәмзин) – эстрада җырчысы, БАССР халык артисты (1988), Салават Юлаев премиясе лауреаты (1997).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1950 елның 12 июнендә БАССР Белорет районы Козгын-Әхмәр авылында туган. Сәрмән урта мәктәбен, Белоретта һөнәри техник укуханәне тәмамлаган. Хәрби хезмәттән кайткач, авылда машина йөртүче, комсомол комитеты сәркатибе булып эшли. Уфа сәнгать институтының башта икееллык әзерлек курсларын, аннары вокал бүлеген (М. Алкин сыйныфы) (1981) тәмамлый.[1]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1981 елдан Башкорт дәүләт филармониясендә яңа оешкан «Ядкәр» фольклор ансамбленә солист булып килә һәм 25 ел иҗат гомерен шул коллектив белән бәйли, ансамбльнең җитәкчесе була. «Ядкәр» ансамбле белән республика, Россия, якын һәм ерак чит илләрдә (АКШ, Канада, Алмания, Төркия, Дания, Испания, Швеция, Австралия) гастрольләрдә була.

Әзерләгән программалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Халык җырлары- илһам чыганагы»
  • «Халкыма хат»
  • «Тере хәтер»

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җырчының репертуары бай һәм күпкырлы. Анда озын көйләрдән «Урал», «Каһым-түрә», «Сибай», «Зөлхиҗҗә», «Сандугач», халык җырларыннан «Любизар», «Ирәндек», «Курайчы егет», «Хан кызы», «Карагай», «Алатау», «Карачай-кыз», «Хәйрүлләкәй», күп кенә рус һәм татар халык җырлары урын алган. Бердәй осталык белән композиторларның (З. Исмәгыйлов, А. Кобагышев, Н. Даутов, Т. Шәрипов) романсларын һәм халык көйләренә тартым җырларын башкара. Глинка, Чайковский, Доницетти («Сөю шәрабы» операсы, Неморино ариясе), Шуберт операларыннан арияләр кергән программасы да бар.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бөтенроссия халык җырларын башкаручылар конкурсы (1985, Мәскәү), I премия.
  • Г. Әлмөхәммәтов исемендәге республика яшь башкаручылар конкурсы, лауреат.
  • Халыкара «Дуслык» фестивале, дипломант.
  • БАССР атказанган артисты (1986).
  • БАССР халык артисты (1988).
  • Салават Юлаев премиясе (1997) — «югары башкару осталыгы һәм республика музыка сәнгате үсешенә керткән зур хезмәте өчен».

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]