Гаммәр ибне Ясир

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гаммәр ибне Ясир latin yazuında])
Гаммәр ибне Я`сир

Гаммәр ибне Я`сир (гарәп.عمار بن ياسر;?-һ. 37, 658 ел)- Мөхәммәд галәйһиссәләмнең билгеле сәхабәсе.

Гаммәрнең әтисе Йәмәннән була, ә аннары Мәккәгә күчә, Гаммәр шунда туа. Гаммәр ислам кабул итә. Аның белән бергә әти-әнисе дә ислам кабул итәләр. Беренче мөселманнарның күбесе кебек үк, Гаммәрнең гаиләсе дә җәберләүләргә бучар була. Аның әтисе Мәккә кешесе булмаганга, ә әнисе хезмәтче булу сәбәпле, аларның хәле башка мөселманнарныкына карганда авыррак була. Мәккәлеләр, аларны исламнан баш тарттырырга теләп, бик каты җәзалыйлар, һәм, нәтиҗәдә, Гаммәрнең әти-әнисе үтерелә. Сүмәйә - Гаммәрнең әнисе Исламдагы беренче шәһит санала.

Гаммәр беренчеләрдән булып Мәдинәгә һиҗрәт кыла. Ул анда ислам дәүләтенең ныгуына үз өлешен кертә, дошманнар белән Бәдердән Табукка хәтле барлык сугышларда катнаша.

Әбу Бәкер хәлифәлеге чорында Йәмәмәдә баш күтәрүчеләргә каршы сугыша. Икенче хәлиф Гомәр аны Куфә идарәчесе итеп билгели. Бу вазыйфаны ике ел башкара, аннары аны Әбу Муса ал-Әшгари алыштыра.
Госман хәлифә булганда, аның якын кешеләренең берсе була.

Гаммәр Сиффин сугышында үтерелә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]