Ганка (йолдыз)
Ганка (гарәп. العنقاء әл-‘әнқа’ — «ганка», «феникс»[1]; Ганка α, Ганка альфасы, α Phe) — Ганка йолдызлыгының иң якты йолдызы. Бу К0 спектр сыйныфылы кызгылт-сары икеле йолдыз. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +2,4m тәшкил итә.
Ганка Җирдән якынча 80 яктылык елы ераклыкта урнаша. Уртача зурлыклы кызгылт-сары зур йолдыз булуы сәбәпле, Ганка үзенең хасиятләре буенча Арктурга һәм Әлдәбәранга ошый. Йолдызда кечкенә иптәш-йолдыз бар, әмма аның турында мәгълүматлар юк.
Күк йөзендә йолдыз янында ике якты йолдыз — Ахирнәр (Эридан α) һәм Фәмелхут (Көньяк Балык α) урнашалар. Урта гасырлар гарәп астрономлары йолдызлыкны «ганка кошы белән көймә» рәвешендә күзәттеләр, шуңа күрә йолдызның икенче исем бар — Нәййирелзәүрак (гарәп. النائر الزورق ән-нә’ир әз-зәүрәқ — «көймәнең яктысы»[2]). Аурупа телләрендә аның исеме Анкаа (инг. Ankaa) формасында куллана.
Искәрмәләр [үзгәртү]
- ↑ Ганка — ганка (грифон, феникс). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 80–81.
- ↑ Нәййир — нурлы; зәүрак — каек, көймә. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 456, 140.
|
|
|
|---|---|
| Байер | α (Ганка) • β • γ • δ • ε • ζ • η • θ • ι • κ • λ¹ • λ² • μ • ν • ξ • π • ρ • σ • τ • υ • φ • χ • ψ • ω |
| Якындагы | Глизе 915 |
| Исемлек | |