Гариза

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гариза latin yazuında])

Гариза — язма рәвештә рәсми формада язылган шәхси үтенеч (эшкә, уку йортына һ.б. кабул итү, нәрсәгәдер рөхсәт сорау һ. б.).

Гариза кулдан языла. Ул билгеле бер оешмага, хезмәт урынындагы кешегә (затка) адреслана.

План:

  1. Үтенеч белән мөрәҗәгать ителгән оешма яки шәхес адресы
  2. Фамилиясе, исеме, атасының исеме һәм эш урынындагы дәрәҗәсе
  3. Документның исеме – гариза
  4. Үтенеч-сорауның кыскача эчтәлеге
  5. Гариза язылу көне
  6. Гариза язучының имзасы

Мисал:

                                                                               Зәй муниципаль районы 4 нче урта
                                                                               гомуми белем бирү мәктәбе
                                                                               директоры С.И.Ларинага
                                                                               Зәй  шәһәре Комсомол урамы,
                                                                               75 нче йортның 5 нче фатирында
                                                                               яшәүче Закиров Марат Наил улыннан
                                                         гариза.
Мин, Закиров М.Н., Сездән улым Закиров Ленар Марат улын 8 нче сыйныфка укырга  алуыгызны сорыйм.

30 нчы август, 2010 нчы ел. Имзам: ______________

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]