Гариф Шабаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гариф Шабаев latin yazuında])
Гариф Хафиз улы Шабаев
Туган 15 декабрь 1907(1907-12-15)
Уфа губернасының Иске Турай авылы
Үлгән 25 август 1944(1944-08-25) (36 яшь)
Берлин, Өченче рейх.
Үлем сәбәбе башсызландыру[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы / Россия империясе
/ Русия республикасы (ингл.)
/ Совет Русия республикасы
/ ССРБ
Һөнәре икътисадчы-финансист
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1990, вафатыннан соң)[1]

Гариф Шабаев (Гариф Хəфиз улы Шабаев) (1907 елның 15 декабрендә Башкортстанның хәзерге Ярмәкәй районы Иске Турай авылында туган, 1944 елның 25 августында җәзалап үтерелгән) — җәлилче-патриот.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гариф Хафиз улы Шабаев 1907 елның 15 декабрендә Башкортстанның хәзерге Ярмәкәй районы Иске Турай авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне үз авылында ала. Тугызынчы сыйныфны Казанда тәмамлый. Әти-әнисе илдә ачлык башлангач, Урта Азиягә күчеп китә, ә Гариф Казан шәһәрендәге финанс хезмәткәрләре курсына укырга керә.

Укып беткәч, ул да Фәрганә шәһәренә китә. 1932 елда культура агарту оешмаларында эшләүче Мөнәвәрә Госман кызына өйләнә, алар Ташкәнткә күчеп китәләр. Сугыш башланыр алдыннан гына Лилия исемле кызлары туа.

Исәнлеге начар булу сәбәпле, армиягә алынмый, ләкин фронтка җибәрүләрен үтенеп, хәрби комиссариатка килә.

Фронттан аңардан нибары бер генә хат килә. Аның часте чолганышта кала. Гариф Шабаев Польшадагы Седльце концлагеренә эләгә. Бу лагерьда фашистлар төрле милләт вәкилләреннән булган әсирләрне аерым туплыйлар һәм легион өчен әзерләү эшен алып баралар. Гариф анда Фоат Булатов һәм Абдулла Алиш белән таныша, алар бергәләп лагерьдан качу турында уйлыйлар. Ләкин бу ниятләре тормышка ашмый кала. 1942 елның 15 августыннан булган боерыкта татарлардан, башкортлардан һәм татарча сөйләшүче башка Идел буе халыкларыннан гыйбәрәт булган легион төзергә. Шул исәптән татар хәрби тоткыннарын ашыгыч рәвештә башкалардан аерырга һәм Седльце лагеренә озатырга. Легионның төп базасы Седльце лагеренда була.

1943 елда Шабаев Муса Җәлил белән таныша. Татар телендә «Идел-Урал» газетасы кече форматта, 6 битле итеп (сирәк очракта гына 8 битле, яки ике саны бергә) латин хәрефләре белән атнага бер тапкыр нәшер ителә. Гариф Шабаевны хәреф җыючы итеп тәкъдим итәләр. Яшерен оешма шул вакытта листовкалар бастыра башлый. Аларның эшләре ачыклана. Җәлилчеләрне кулга алалар. Башта Дрезденда суд була, аннан соң Тегель, Шпандау төрмәләре.

Плөтцензее төрмәсенең архивында 2 кешенең — Әхмәт Симаев белән Гариф Шабаевның үлем карточкалары табыла. Бу карточкалар икесе дә бик ашыгыч рәвештә,җәлилчеләрне җәзалау урынында язылган:

  • Фамилиясе, исеме: Шабаев.
  • Туган вакыты: 15 дек., 1907 ел.
  • Һөнәре: легионер
  • Әсир кенәгесенең номеры: 828/44
  • Плөтцензее төрмәсенең 4-нче блогына Империя хәрби судының РКА-11-2-343-43 карары нигезендә урнаштырылды.

Гаиләсе, нәселе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гариф Шабаевның гаиләсе Ташкәнттә яши. Кызы Лилия, Ташкәнт университетының физика-математика факультетын тәмамлап, озак еллар Ташкәнт аэропортында метеорология өлкәсендә җитәкче булып эшли. Гариф Шабаевның Садри исемле энесе дә сугышта һәлак була. Аның улы Марсель безгә Марс Шабаев — язучы буларак билгеле.[чыганагы?]

Хатирә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәлилчеләргә Казанның 1 май мәйданында һәйкәл

Казан үзәгендә Кремль янында Муса Җәлилгә һәйкәл һәм антифашист каршылыгы катнашучыларына хәтер барельефлары ачылган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]