Гармоник тирбәнүләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гармоник тирбәнүләр latin yazuında])

Гармоник тирбәнүләр – аргументтан бәйлелеге синус яки косинус функциясе булган, нинди дә булса берәмлекнең периодик үзгәрү күренеше. Мәсәлән, вакыт үтү белән түбәндәгечә үзгәрүче зурлык,

или кая х – үзгәрүче берәмлекнең зурлыгы, t – вакыт, А – тирбәнү амплитудасы, ω – тирбәнүнең циклик ешлыгы, – тирбәнүнең тулы фазасы, – тирбәнүнең башлангыч фазачы.

Тирбәнүләр төре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ирекле тирбәнүләр, системаны тигезләнеш халәтеннән чыгарганнан соң, системаның эчке энергиясе тәэсирендә баралар.
  2. Мәҗбүри тирбәнүләр тышкы периодик тәэсир астында баралар.

Кулланылыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гармоник тирбәнешләр башка барлык тирбәнешләрдән түбәндәге сәбәпләр аркасында аерылалар:

  1. Реаль системаларда баручы ирекле һәм мәҗбүри тирбәнешләр еш кына гармоник тирбәнешләр, яки аңа якын төргә бик якын булалар.
  2. Периодик функцияләрнең киң классын тригонометрик компонентларга таркатып була. Үзгә төрле әйткәндә, бөтен тирбәнүләрне гармоник тирбәнүләр суммасы итеп карарга мөмкин.
  3. Системаларның киң классы өчен, гармоник тәэсиргә җавап булып гармоник тирбәнү тора, бу вакытта тәэсир һәм җавап бәйләнеше системаның тотрыклы характеристикасы булып тора. Өстәге үзлекне исәпкә алып, ул система аша ирекле формадагы тирбәнүнең үтүен өйрәнергә мөмкинлек бирә.

См. также[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]