Гарри Поттер һәм Әҗәл бүләкләре
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Бу мәкалә китап турында. Бәлки, Сез фильм турында мәкалә эзләдегез: Гарри Поттер һәм Әҗәл бүләкләре.
| Гарри Поттер һәм Әҗәл бүләкләре | |
|---|---|
| Башка исемнәр: | Harry Potter and the Deathly Hallows |
![]() |
|
| Автор: | Джоан Роулинг |
| Жанр: | роман |
| Оригинал теле: | инглиз теле |
| Оригинал чыгу датасы: | 2007 елның 21 июле |
| Серия: | Гарри Поттер турындагы романнар сериясе |
| Нәшрият: | |
| Алдагы: | Гарри Поттер һәм катнаш канлы шаһзадә |
| Киләсе: | юк |
Гарри Поттер һәм Әҗәл бүләкләре (ингл. Harry Potter and the Deathly Hallows) — Джоан Роулингның Гарри Поттер турында романнар сериясенең соңгы, җиденче китабы.
Эчтәлек |
[үзгәртү] Роман чыгуы
Джоан Роулинг бу китапны 2007 елның 11 гыйнварында Эдинбург каласында язып бетерде. Роман дөньяга 2007 елның 21 июлендә чыгачак дип игълан ителде. Ләкин бу датага биш көн кала, интернетта шушы китапның фотога төшерелгән һәм копия ясалган сәхифәләре чыкты [1]. Билгеле булганча, бу DeepDiscount.com интернет-кибете 1200 данә китапны алдан сатып җибәрүе нәтиҗәсендә булды.
Китап күп телләрдә чыккан, ләкин татар теленә тәрҗемә ителмәгән.
[үзгәртү] Кызыклы фактлар
- Китапның сатуы башлангач, тәүлек эчендә 3 миллион данә китап сатылды.
- Тиз укучы Энн Джонс бу китапны бары тик 47 минут эчендә укып чыкты[2].
- Үзенең бер интервьюсында Роулинг тиздән Гарри Поттер турында тагын бер китап чыгарга мөмкин дип әйтте[3].
[үзгәртү] Моны да карагыз
[үзгәртү] Искәрмәләр
[үзгәртү] Сылтамалар
- Автор сайты (ингл.)
