Гарәп Лигасы
| Гарәп Лигасы | |
| جامعة الدول العربية | |
Гарәп Лигасы байрагы |
|
| Штаб-фатир: | |
|---|---|
| Оешма төре: |
Халыкара оешма |
| Рәсми теле: | |
| Җитәкчеләр | |
| Генераль сәркатиб | |
| Гарәп парламенты рәисе | |
| Нигезләү | |
| www.arableagueonline.org | |
Гарәп Лигасы (гарәп. جامعة الدول العربية Җәмгыять әд-Дувәл әл-Гарәбия; ГЛ) — гарәп дәүләтләрен һәм гарәп теле рәсми тел булган дәүләтләрне берләштергән халыкара оешма. 22 дәүләт-әгъзасы бар.
Оешма 1945 елда нигезләнә. Оешманың төп органы — Лига Шурасы. Һәр илнең бу шурада бер тавышы бар. Оешма штаб-фатиры Каһирәдә урнаша.
[үзгәртү] Тарих
Гарәп илләре арасында мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм сәясәт, икътисад, мәдәният һәм социаль өлкәләрдә гамәлләрнең координациясе максатыннан 1944 елның 7 октябрендә Александриядә Сүрия, Үрдүн, Гыйрак, Ливан һәм Мисыр тарафыннан Лиганы булдыру турында протокол имзалана. 1945 елның 22 мартында Гарәп Лигасын булдыру турында килешү имзалана. Югарыда саналган илләрдән тыш аңа Согуд Гарәбстаны да кул куя.
Шул ук елның 5 маенда килешүгә Төньяк Йәмән кушыла. 1956 елның 19 гыйнварында оешмага — Судан, 28 мартында Ливия керә. 1958 елда оешмага Марокко һәм Тунис кушыла.
[үзгәртү] Әгъзалар
Алжир
Бәһрәйн
Джибути
Мисыр
Үрдүн
Гыйрак
Йәмән
Катар- Калып:Байрак/Коморлар Коморлар
Күвәйт
Ливан
Ливия
Мавритания
Марокко
БГӘ
Оман- Фәлестыйн
Согуд Гарәбстаны
Сомали
Судан
Тунис
[үзгәртү] Сылтамалар
| Викиҗыентыкта? Arab League |
- Рәсми сайт (гар.)