Гаффар Насертдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гаффар Насертдинов latin yazuında])
Гаффар Насертдинов
Туу датасы 26 февраль 1923(1923-02-26)
Туу урыны Омски өлкәсе, Исилкүл бистәсе
Үлем датасы 4 апрель 1994(1994-04-04) (71 яшь)
Үлем урыны Минск
Гаскәр төре пехота
Дәрәҗә
ССРБ КК полковнигы
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы Ленин орденыКызыл Байрак ордены I дәрәҗә Ватан сугышы орденыII дәрәҗә Ватан сугышы орденыКалып:ССРБ Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен
 Истигъфада 1978

Гафар Насардинов (Насертдинов) (1923-1994) – РККА полковнигы, артиллерист, Советлар Берлеге Каһарманы (1945).

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Насардинов Гафар Назар улы 1923 елның 26 февралендә Исилкүл авылында (хәзер Омски өлкәсендәге шәһәр) эшче гаиләсендә туган. Милләте — татар. 10 сыйныф бетергән. Омскның автомобиль юллары институтында укыган. Исилкүл районының Новорождественка авылында башлангыч сыйныф балаларын укыткан.

1942 елда Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренә алынган. 1942 елда Новосибирск хәрби пехота училищесын тәмамлаган. 1944 елдан КПСС әгъзасы. 1942 елның августыннан хәрәкәттәге армиядә.

294нче гвардия укчы полкының (97нче гвардия укчы дивизиясе, 5нче гвардия армиясе, 1нче Украина фронты) рота командиры гвардия өлкән лейтенанты Г.Н.Насретдинов 1945 елның 26 гыйнварында беренчеләрдән булып Одерны кичкән һәм Линден (Липки, Бжег шәһәреннән 7 чакрым төньяк-көнбатышта, Польша) авылына бәреп кергән. Батальонның төп көчләре килеп җиткәч рота һөҗүмгә күчкән һәм Олау шәһәренә (Олава, Польша) барып җиткән, аны азат итүдә катнашкан. СССР Югары Советы Президиумының 1945 ел 27 июнь Указы белән Г.Н.Насретдиновка Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.

Сугыштан соң армия хезмәтен дәвам иткән. 1954 елда бронетанк гаскәрләре хәрби академиясен тәмамлаган. 1978 елда полковник Г.Н.Насретдинов запаска чыккан. Минск шәһәрендә яшәгән һәм эшләгән. Ленин, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы, III дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]