Гашура көне

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гашура көне latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Гашура көне (гарәп. عاشوراءʻашура’) — мөхәррәм аеның унынчы көне[1]. Шигыйләр бу көнне Кәрбаладагы вакыйгаларга, өченче имам Хөсәен һәм аның тарафдарлары үлеменә багышланган матәмне үткәрәләр. Бу йола мөхәррәмнең 1 нән 10 на кадәр дәвам итә. Бу көннәрдә мөнәҗәтләр, догалар укыла. Шулай ук Шахсәй-вахсәй үткәрелә.

Сөнниләр бу көнне ураза тотарга тырышалар, чөнки бу көндә ураза тоту бик саваплы булып санала.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Гашура — мөхәррәм аеның унынчы көне (дини бәйрәм). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 89.