Гаяз Исхакый

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Гаяз Исхакый

Туу датасы 23 февраль 1878(1878-02-23)
Туу җире Яуширмә, Чистай өязе, Казан губернасы
Милләте татар
Үлем датасы 22 июль 1954(1954-07-22) (76 яшь)
Үлем җире Әнкара, Төркия
Әтисе Гыйләҗетдин
Әнисе Камәрия

Гаяз Исхакый – егерменче гасырның беренче яртысында татар, гомумән, төрки халыкларның киләчәге өчен эзлекле көрәш алып барган, шуны яшәвенең иң олы максаты итеп куйган милләт улларының иң күренеклесе.

Тормыш юлы[үзгәртү]

Гаяз Исхакый 1878 елның 23 февралендә Чистай өязенең Яуширмә авылында туа. Гаяз башта әбисе Мәхфусә остазбикә ярдәмендә язу танырга өйрәнә, авыл мәдрәсәсенә йөри. Унике яшендә аны Чистайдагы мәдрәсәгә бирәләр. Ләкин укыту тиешле булмаганга, өч елдан Гаяз Казандагы Күл буе мәдрәсәсенә килә. Аны биредә күренекле мәгърифәтче Һади Максуди укыта. 1897 елда, мәдрәсәне тәмамлагач, аны Әмирхановлар мәдрәсәсенә хәлфә итеп чакыралар, ә Һ.Максуди монда мөдәррис булып күчә.

1898 елда Г.Исхакый Казан Татар укытучылар мәктәбенә укырга керә, аны 1902 елда тәмамлый. Бер үк вакытта Яңа Бистәдәге мөгаллимлек эшен дә дәвам иттерә. Татар укытучылар мәктәбе укучыларына балаларны рус мәдәнияты рухында тәрбияләргә, ягъни аларны руслаштырырга өйрәтә торган була. әмма Г.Исхакый милләтенә тугъры булып кала, ул 1902 елда Ырынбурдагы "Хөсәения" мәдрәсәсендә эшли башлый. Г.Исхакый университетка керү теләге белән Казанга кайта, ләкин, ата-анасының сүзен тыңлап, туган авылында мулла булып хезмәт итәргә керешә.

1904нче елда ул тагын Казанга килә, иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләрдә катнаша башлый, "Таң йолдызы" гәзитен оештыра (Ул 1906 елның 18 маеннан 17 ноябренә кадәр чыга. Унынчы саныннан Сәгыйть Рәмиев мөхәррире була). 30 октябрьдә Исхакыйны кулга алалар, ләкин берничә көннән чыгаралар. 23 декабрьдә исә тагын төрмәгә (бу юлы Чистайныкына) ябалар. 1907 елның 18 февралендә азат итәләр. Шул елның октябрь аенда аны яңадан кулга алалар, Архангельск губернасының Пинега шәһәренә сөргенгә җибәрәләр. Ләкин ул монда озак тормый, качып китә. 1908 елның июлендә Петербургка килеп чыга, аннан Төркиягә китә. 1909 елның көзендә яшертен генә Петербургка килә. Кышны башкалада, ә җәйне Финляндиядә үткәреп, көз көне яңадан Төркиягә килә. 1911 елда ялган паспорт белән Петербургка кайта, ләкин аны тоталар һәм Архангельск губернасының Мезень шәһәренә җибәрәләр.

Гаяз Исхакый кабере. Әдирнәкапы, Төркия

1913 елның 4 апрелендә азат итәләр, ләкин Казанга кайтырга рөхсәт булмый. Шулай да әдип Казанга, аннары туган авылына кайтып китә. 1913 елның 22 октябреннән Петербургта "Ил " гәзитен чыгара башлый. Гәзит 1915 елда ябыла. Ләкин 1917 елда, беренче мөмкинчелек килеп чыгу белән, Г.Исхакый аны яңадан чыгара башлый. Апрель аенда Мәскәү мөселман халкы комитеты рәисе итеп сайлана. Октябрьдә инкыйлаб булу милли мәсьәләне хәл итүне кыенлаштыра. Г.Исхакый 1919 елда чит илгә китәргә мәҗбүр була. Башта Кытайда, аннары Франциядә, Германиядә, Польшада яши. Икенче Бөтендөнья сугышы башлангач, Төркиягә килә. Чит илләрдә яшәгәндә дә төпле газета-журналлар чыгара, әдәби әсәрләр иҗат итә. Г. Исхакый 1954 елның 22 июлендә Әнкарада вафат була. Истанбулның Әдернәкапы зыярәтенә күмелә.

Иҗат[үзгәртү]

Исемлек[үзгәртү]

  • Драматургия.
    • Алдым-бирдем.
    • Зөләйха.
    • Ике гашыйк.
    • Кыямәт.
    • Мөгаллим.
    • Мөгаллимә.
    • Тартышу.
    • Өч хатын белән тормыш.
    • Җәмгыять.
    • Искәрмәләр томы.
    • Җан Баевич

Остазбикә[үзгәртү]

Г. Исхакыйның «Остазбикә» әсәре 1910 елда иҗат ителә һәм 1914–1915 елларда басылып чыга. Исхакыйчы галимнәр аны әдип иҗатының өченче – милләтчелек (1910–1918) дәве-ренә кертеп карыйлар. Ул повесть жанрында язылган. Аның эчтәлеге кыскача түбәндәгедән гыйбарәт: Вахид мулла белән унике ел бер җан, бер тән булып яшәгән Сәгыйдә, бала булмау сәбәпле, үз теләге белән үзенә көндәш, иренә икенче яшь хатын алдыра. Икенче төрле әйткәндә, автор Сәгыйдәнең балалы булу теләге белән бәйле эш-гамәлләрен, өмет-хыялларын, хис-кичерешләрен сөйли. Әдип бу әсәрендә XX гасыр башында муллалар социаль катлавы тормышы материалында көн кадагындагы иҗтимагый-милли проблемаларны сурәтләүдән аерылып китеп, аның өчен яңа булган гаилә бәхете темасын гәүдәләндерүгә күчә. «Остазбикә» повесте күләмнәре ягыннан төрлечә зурлыкта булган 14 бүлектән тора. Дөрес, элгәреге әдәби традицияләргә нигезләнеп язу сәбәпле, автор аларга тәртип саны да, яисә исем дә куймаган. Аларның эчтәлегеннән чыгып, шартлы рәвештә, беренче бүлекне «Кызны кияүгә бирергә карар кылынды», икенче бүлекне «Мулла кияү күңелгә ошады», өченчесен «Каената йортында», дүртенчесен «Яшь мулланы йортлы-җирле итү», бишенчесен «Бәхетле мул тормыш», алтынчысын «Борчулы төннәр», җиденчесен «Алла бала бирмәде», сигезенчесен «Асрамага малай алу», тугызынчысын «Казанда кунакта» яисә «Хатынның үгие юк», унынчысын «Көндәш ачысыннан көчлерәк», унберенчесен «Ул ачуланган иде», уникенчесен «Угылын күрәсе килү теләге туды», унөченчесен «Көндәш янында» яисә «Намазлыкта үткәрелгән төн», ундүртенчесен «Бала бәхете» дип атарга мөмкин булыр иде. «Остазбикә» повестенда бер төп сюжет сызыгы бар. Аның нигезендә яткан үзәк конфликтны эчке каршылык – Сәгыйдәнең балалы булу теләге белән бәйле акыл һәм хис тартышы барлыкка китерә, ягъни төп геройның үсеш-үзгәреш тарихы аны хасил итә. Шушы төп сюжет сызыгының аерым элементлары өстәмә сюжет сызыкларын барлыкка китерәләр. «Остазбикә» повестеның төп сюжет сызыгы мондый: әсәр экспозиция белән башланып китә. Ул әсәрнең беренче биш бүлеген алып тора. Алтынчы бүлек – төенләнеш, җиденче – унөченче бүлекләр – вакыйгалар үстерелеше, үндүртенче бүлек – кульминацион нокта, һәм шуннан соң чишелеш килә. Повестьның экспозиция өлешендә әдип үз рухи мирасында бик яратып гәүдәләндергән мулла-хәзрәтләр социаль катлавының тормыш-көнкүреше, аларның яшәеш кануннары, кагыйдәләре, яшәү рәвеше, теләк-омтылышлары белән укучыны җентекләп таныштыра. Татар халкының кыз ярәшү, кыз бирү, туй йолалары, гореф-гадәтләре, традицияләре турында бай мәгълүмат бирә. Экспозициядәге беренче бүлектә әдип үзе тудырган муллалар образының өченче тибы «татар халкы яшәешенә зыян сала-сала урталыкта сөйрәлүче» Рәхим мулланың тормыш-яшәеше, авыл халкының мәдәни үсешендә аның роле турында сөйли. Шакир мөәзин ат эзләү сылтавы белән шул авылга барып кирәкле мәгълүматны җыеп кайткач, ярдәмче геройлар, надан Рәхим мулла белән Сәгыйдәнең әтисе Хәйретдин мулла арасындагы тышкы каршылык чишелә. Автор бу бүлектә «ата-анасы укымаган, кара булса да, уллары гыйлемле, мәгърифәтле, күңелгә ятышлы булгач, кызны кияүгә бирергә кирәк» дигән фикер әйтә. Ә икенче бүлек Сәгыйдәнең каенатасы, каенанасы, булачак кияве белән беренче мәртәбә күрешүе, никах, туй мәҗлесе, кияүләү йолалары турында сөйли. Мулла кияү ата-анасының затсызлыгы, тышкы ямьсезлеге кыз күңелендә каената, каенанасы белән эчке тартыш, ә Сәгыйдә белән әти-әнисе арасында тышкы каршылык тудыра. «Яңа гына мыек чыгып килә торган таза-яшь йөз, йөзендәге үткен генә кара күзләре, җиңел генә хәрәкәтле, сабыр гына кыяфәтле» мулла кияү күренгәч, бу каршылыклар үзеннән-үзе хәл ителә. Алда әйтелгәнчә, Г. Исхакый бу әсәрендә муллалар тормышын иҗтимагый-милли мәсьәләләр яссылыгында сурәтләүдән баш тартып, аны мәңгелек, гомумкешелек проблемаларны калкытып куюга буйсындыра: аерым кеше, гаилә бәхете, яшәү мәгънәсе, фани дөньяга яратылу максаты һ. б. Әдәби әсәрнең экспозиция өлешендә автор тарафыннан гаилә бәхете ир белән хатынның бер-берсен яратып, бер җан, бер тән булып, муллалык һәм остазбикәлек хезмәтеннән тәм табып яшәүдә, «гомерләре муллыкта, рәхәттә, тынычлыкта, сөешүдә, кадерләшүдә үтү»дә билгеләнгән кебек фикер туа. Бу хакта повестьның бишенче бүлегендә кат-кат әйтелә. Ләкин шул ук вакытта үзәк конфликт барлыкка килүгә җирлек тә әзерләнә башлый; яшьләр игътибар итмәсәләр дә, туганнары ягыннан берничә тапкыр аларның балалары юклык искәртелә.

Зөләйха[үзгәртү]

Библиография[үзгәртү]

  1. Исхакый Г. Әсәрләр: Унбиш томда. Повестьлар һәм хикәяләр (1899-1908) Т.1. – Фәнни ред.: М. Хәсәнов, Р. Исламов. Томны төз., текст, искәрмә һәм аңлатмаларны әзер.: Л. Гайнанова.– Казан: Тат. кит. нәшр. – 1998.
  2. Исхакый Г. Әсәрләр: Унбиш томда. Повестьлар һәм хикәяләр (1909-1918). – Т. 2. Томны төз., текст,искәрмә һәм аңлатмаларны әзер.: Л. Гайнанова. Казан: Тат. кит. нәшр. – 1999.
  3. Исхакый Г. Әсәрләр: Унбиш томда. Романнар: Теләнче кызы; Мулла бабай. – Т. 3. – Томны төз., текст,искәрмә һәм аңлатмаларны әзер.: Л. Гайнанова. – Казан:Тат. кит. нәшр, 2001.
  4. Исхакый Г. Әсәрләр: Унбиш томда. Казан: Публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре (1902-1914). – Т. 6. – Тат. кит. нәшр. – 2005.
  5. Исхакый Г. Әсәрләр: Унбиш томда. Г. Исхакыйның тормышы һәм иҗаты турында замандашлары (1898-1917). – Т.8 Томны төз. Ф. Ибраһимова, фән. мәкаләләр: Н. Исмагыйлев, И. Еникиев. – Казан: Тат. кит. нәшр.– 2001.
  6. Исхакый Г. Әсәрләр: Унбиш томда. Пьесалар (1900-1918). – Т. 1 Төз. Л. Гайнанова. – Казан: Тат. кит. нәшр.– 2003.
  7. Исхакый. Г. Сайланма әсәрләр. Төз. Р.Яруллин. – Казан: ТаРИХ, 2002.
  8. Исхакый Г. Идел-Урал. – Яр Чаллы: Камаз, 1992.
  9. Исхакый Г. Ислам мәмләкәтләрендә (юл истәлекләре). – Кереш мәкалә авт.: Х. Миннегулов. – Казан: Иман, 2003.

Сылтамалар[үзгәртү]