Гейзер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гейзер latin yazuında])
(Гейзерлар битеннән юнәлтелде)
Исландиядәге Строккур гейзеры

Ге́йзер (исл. geysa — ургылып агу сүзеннән) — вакыты белән кайнар су һәм пар фонтаны ата торган чыганак. Бу күренеш гидротермаль шартлау дип атала. Гейзерлар вулканизмның күрсәткече булып тора.

Күренекле гейзерлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Камчаткада эре гейзерлар 1942 елда Гейзерлар үзәнлегендә, Кихпиныч вулканы янында табыла. Камчаткада 2007 елның 3 июнендә сил ташкыны төшкәнгә кадәр 20гә якыны эре булган (иң зурысы - Великан гейзеры) 100гә якын гейзер була.

Исландиядә якынча 30 гейзер бар. Шулар арасында дөньядагы иң актив гейзерларның берсе - Строккур. Ул 5-10 минут саен пар белән су катнашмасын атып чыгара.

Йеллоустоун милли паркы гейзерлары (саннары якынча 200) арасында иң зурлары - Гигант һәм Карт Хезмәтче. Беренчесе пар һәм су катнашмасын 40 метр биеклеккә 3 көнлек период белән атып чыгара, икенчесе - һәр 53-70 минут саен 42 метрга.

Гейзерлар шулай ук Яңа Зеландиядә бар. Алар арасында Ваймангу - дөньядагы иң зурысы һәм куәтлесе.