Гиадалар тупланышы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гиадалар тупланышы latin yazuında])
Гиадалар сибелгән тупланышы
Сәвер йолдызлыгында урнашкан Гиадалар (C41) һәм Өлкәр (M45) тупланышлары

Гиадалар (C41, грек. Υάδες — «яңгырлы») — Сәвер йолдызлыгында гади күз белән күренүчән йолдызлар сибелгән тупланышы. Тупланышның иң якты йолдызлары Сәвернең иң якты йолдызы — кызгылт-сары Әлдәбәран белән «V» хәрефкә охшашлы фигураны тәшкил итәләр. Әлдәбәран үзе тупланышка керми.

Гиадалар Җирдән 150 яктылык елы ераклыкта урнашалар һәм иң якын сибелгән тупланыш булып торалар. Тупланышның диаметры 75 яктылык ел тәшкил итә, ә тупланышның йолдызлары үзәк төркеме 10 яктылык елы диаметрлы сфераны тутыралар. Һерцшпрунг–Рассел диаграммасы буенча тупланышның яше 625±50 млн. ел тәшкил итә. Гиадалар һәм Утлык тупланышлары бер тузан болытыннан килеп чыктылардыр.

Тупланышка Гиадалар исеме борынгы греклар мифлардагы нимфалар ГиадаларАтлантның биш кызлары һәм Плеядаларның үги апа-сеңгелләре хөрмәтенә куштылар.