Глазов өязе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Глазов өязе latin yazuında])
Глазов өязе
рус. Глазовский уезд
Өяз үзәге гербы Губерна гербы
Өяз үзәге гербы
Өяз үзәге гербы
Губерна гербы
Губерна гербы
Губерна
Үзәк
Нигезләү датасы
Юкка чыгару датасы
Мәйдан
20 967,6 чакрым² (23 035,5 км²) (1897)
12 316 км² (1926)[1]
Халык саны
363 745 кеше[2]

Глазов өязе (рус. Глазовский уезд, удм. Глаз уезд) — Вятка калгайлыгы, Вятка губернасы һәм Удмурт автономияле өлкәсе эчендә административ-территориаль берәмлек.

Өяз үзәге — Глазов шәһәре.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Глазов өязе (1923)

Чиктәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Як Өяз яки губерна
Төньяк Слободской өязе
Көнбатыш Вятка өязе, Нолинск өязе, Уржум өязе
Көньяк-көнбатыш Малмыж өязе
Көньяк-көнчыгыш Сарапул өязе
Көнчыгыш Пермь губернасы

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Глазов өязе 1780 елда Вятка калгайлыгы эчендә барлыкка килгән; бер үк вакытта Глазово авылы шәһәр статусын ала.

1920 елның 4 ноябренда Вәтәк автономияле өлкәсе оештырыла, ә 1921 елның гыйнварында Глазов өязенең өлеше аның составына кертелә. Өязенең калган өлешендә Вятка губернаның Омутнинск өязе оештырыла.

1929 елның 1 августында юкка чыгарыла.

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917 елда — 45, 1921 елда — 26, 1924 елда — 15 вулыска бүленгән.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туган тел буенча состав (1897 елдагы җанисәбе буенча)

Глазов өязе
Тел Кешеләр саны %
рус 201 741 54,73
удмурт 153 499 41,65
татар 7 883 2,14
коми-пермяк 5 364 1,46
башка 100 0,03
Глазов шәһәре (3 509 кеше)
Тел Кешеләр саны %
рус 3 158 89,46
удмурт 275 7,84
татар 57 1,62
поляк 15 0,43
яһуд 14 0,40
мари 3 0,09
алман 2 0,06
коми-пермяк 1 0,03
башка 3 0,09

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]