Глюкоза
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Глюкоза(C6H12O6) – мөһим углевод. Күпчелек җиләк-җимешнең суында очрый, кеше өчен энергия чыганагы булып тора. Глюкоза сүзе баллы мәгънәсенә туры килүче грекча глюкус (Калып:Γλυκύς) сүзеннән килеп чыккан. "-Оза" кушымчасы исә шикәрне аңлата.
[үзгәртү] Физик үзлекләре
Тәме баллы ак кристаллик матдә. Суда яхшы эри.
[үзгәртү] Биологик роле
Глюкоза – фотосинтезның төп продукты, Кальвин циклында барлыкка килә.
Кеше һәм хайван организмында глюкоза энергияның төп һәм иң универсаль чыганагы булып тора. Хайван организмының барлык күзәнәкләре дә глюкозаны үзләштерү үзлегенә ия.