Гомәр Һадимөхәммәтов
Гомәр Һадимөхәммәтов | |
---|---|
Туу датасы | 5 гыйнвар 1906 |
Туу урыны | Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Яңа Бикчәнтәй[1] авылы |
Үлем датасы | 21 февраль 1959 (53 яшь) |
Үлем урыны | Ростов |
Иялек | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Гаскәр төре | пехота |
Дәрәҗә | |
Җитәкчелек иткән | рота командиры |
Бүләкләр һәм премияләр | |
Истигъфада | 1946 |
Гомәр Һадимөхәммәтов (Гомәр Мостафа улы Һадимөхәммәтов) – Советлар Берлеге Каһарманы (1944), капитан.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1906 елның 5 гыйнваренда Уфа губернасы Минзәлә өязе Яңа Бикчәнтәй авылында туган. 1915 елдан Кемерово өлкәсенең Анжир шәһәрендә яши, күмер шахтасында эшли. Анжир шәһәрендә педагогия институтын тәмамлагач, мәктәп директоры була. 1928-1930 елларда хәрби хезмәттә.
Бөек Ватан сугышында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1941 елда команда составын камилләштерү курсларын тәмамлый. 1941 елның ноябреннән фронтта. 43- армиянең 235- укчы дивизиясе 732- укчы полкы рота командиры. Көнбатыш, Калинин, Балтик буе һәм Беларус фронтлары составында Мәскәү өчен сугышта (1941-1942), Беларус, Балтик буе (1944), Көнчыгыш Пруссия (1945) һөҗүм юнәлешләрендә катнаша.
Батырлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1944 елның 23 июнендә Һадимөхәммәтов җитәкләгән рота Беларусның Витебск өлкәсе Шумилин районы Жеребичи авылы янында дошманның саклану сызыгын өзә. Рота 2 траншеяны кулга төшерә, Новосёлки һәм Завязье авыллары янында дошманның артына төшә. Һадимөхәммәтов яраланса да, рота белән идарә итүен ташламый. Әлеге авыллар дошманнан тулысынча азат ителә. 1944 елның 22 июлендә Советлар Берлеге Каһарманы исеменә лаек була.
Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1946 елда запаска чыга. Дондагы Ростов шәһәрендә яши. Зоопарк мөдире, «Ростов транспортчысы» артеле рәисе урынбасары булып эшли.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Советлар Берлеге Каһарманы (1944 ел, 22 июль).
- Ленин ордены.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Батырлар китабы - Книга Героев. Казан, 2000.
- Герои Советского Союза - наши земляки. Казан, 1982.
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь. Мәскәү, 1987.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Һадимөхәммәтов Гомәр Мостафа улы(рус.)
- Актаныш районы туган якны өйрәнү музее мәгълүматлары(үле сылтама)
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Түбән Кама сусаклагычы астында калган