Гонконг
|
Гонконг
香港特別行政區 Hong Kong Special Administrative Region Xiānggǎng Tèbié Xíngzhèngqū
|
Гонконг (Сянган) яки Һонконг[1] — Коулун ярымутравында урнашкан, көнбатыштан, көньяктан һәм көнчыгыштан Көньяк Кытай диңгезе белән юылган Кытайның махсус административ районы. Көньякта Гонконг Гуандун провинциясе эченә кергән Шэньчжэнь махсус икътисади зонасы белән чиктәш. Гонконг өч өлешкә бүленә: Гонконг утравы, Коулун һәм Яңа Территорияләр утраулары. Гонконг үзе Чжуцзян елгасының бассейнына керә һәм аның сул ягында урнаша.
1842 елда Гонконг Бөекбритания тарафыннан яулап алына һәм аның җитәкчелегендә 1997 елга кадәр тора. Бу вакытта Кытай әлеге җирләр өстеннән суверенитет ала. Үзара төзелгән кытай-британ декларациясе һәм Гонконгның Төп кануны нигезендә, территориягә җәелгән автономия 2047 елга кадәр бирелә, бу суверенитет бирелгәннән соң 50 ел дигән сүз. Мондагы карар нигезендә КХРда «бер ил — ике система» яңа юнәлеш барлыкка килә. Гонконгка бирелгән автономия нигезендә ул хөкүмәтне, полицияне, акча системасын, ясак түләү системасын һәм башка суверен илгә хас функцияләрне башкара. Ә Кытай бары тик бу территорияләрнең иминлеген генә саклый.
Искәртмәләр[үзгәртү]