Госман Әхмәтҗанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Госман Әхмәтҗанов latin yazuında])
Госман Әхмәтҗанов
Туган телдә исем Госман Нигъмәтҗан улы Әхмәтҗанов
Туган 23 июнь 1925(1925-06-23)
Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылы
Үлгән 23 ноябрь 2005(2005-11-23) (80 яшь)
Яшәгән урын Якты урам[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы Россия байрагы Татарстан байрагы
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре актер, радио режиссеры
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1976)

Госман Нигъмәтҗан улы Әхмәтҗанов (23 июнь 1925(1925-06-23), Түбән Бәрәскә, Олы Әтнә вулысы, Арча кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР2005, ) — татар режиссеры.

Ул 1925 елда Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында туа.

Бөек Ватан сугышыннан кайткач, җиңүдән соң Казан театр училищесына укырга керә. Бүген күренекле шәхесләр булып танылган Шәүкәт Биктимеров, Айрат Арсланов, Р.Сафиуллин, Ә.Сафиуллина, Р.Даутовалар белән бер курста укып, училищены кызыл диплом белән тәмамлагач, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә урнаша. 11 ел эшләгәннән соң, 1960 елда яңа оешкан Казан телестудиясендә режиссер ярдәмчесе булып эшли башлый. Бер елдан соң Татарстан радиосына күчеп, башта тәрҗемәче, соңыннан әдәби драматик тапшырулар режисеры була.

Радиода режиссура – ул радиоспектакльләр, радиоинсценировкалар, төрле формалардагы көндәлек тапшырулар, радиожурналлар, радиоочерклар, әдәби-музыкаль композицияләр һ.б. Режиссура ул шулай ук кешеләр – авторлар, башкаручылар, композиторлар, тавыш операторлары һ.б. белән эшләү. Һәм менә шушы эштә Госман Әхмәтҗановка тиңнәр юк.


  1. бирелмәләр нигезе