Акыл хезмәте ияләре
| Бу мәкаләдә хаталар һәм/яки ялгышлыклар бар.
Мәкалә эчтәлегенең татар теле грамматик нормаларына туры килүен тикшерергә кирәк.
|
Акыл хезмәте ияләре (ягъни интеллект эшчәнлек белән хезмәт күрсәтүче, яки акыл хезмәте иясе) - мәгълүмати җәмгыятькә хас феномен:
- Инглиз телле Википедиядә:Акыл хезмәте иясе (en:Knowledge Worker) - хезмәт күрсәтү өчен төп кулланылган капиталы үзенең гыйлеме булган хезмәткәр, эш/хезмәт башкару өчен физик көч урынына үзе һәм башкалар туплаган фәнни белем кулланып эш эшләүче һөнәр иясе.
- Оксфорд сүзлекләре онлайн: эшләре буларак мәгълүматны эшкәртү яки аны куллану белән шөгелләнгән кеше.[1]
- Бизнес сүзлеге онлайн: тавар яки хезмәт җитештерүдән аермалы буларак төп эшчәнлекләре мәгълүмат табу, аны анализлау һәм эшкәртү белән бәйле булган мәгълүмат аналитиклары, продукт үстерүчеләре, планнар җитештерүче, программалар язучылар, һәм төрле тикшеренүчеләр әгъзасы. 1909 елда Австралиядә туган АКШ менеджмент гуру Петер Друкер тарафыннан популярлаштырылган.[2]
Белем икътисады чорында яшәгән югары үсештәге илләрнең икътисадлары тудырган продуктның төп өлеше мәгълүмат тармагында эшләүче гыйльми хезмәтчеләре тарафыннан тудырыла.
Гадәти үрнәк буларак, алдынгы фәнни тикшеренү өлкәсеннән тыш, табиблар, укытучылар, кәшефчеләр, санак өчен программаларны булдыручы инженерлар, архитектор, икътисад яки хокук, һ.б. өлкәләре белгечләрне китереп була, чөнки алар "үз ризыгын уйлау белән таба".[3]. Бу төр хезмәтчеләр, үз эшләрен уңышлы башкара алулары өчен тормыш буе гел өйрәнү, яңа гыйлем үзләштерүләре зарур, чөнки алар тарафыннан тудырылган өстәлгән кыйммәт югарылыгы аларның гыйльми капиталлары эшләгән өлкәләрендә иң яңа пәйдә булган мәгълүмат һәм белемгә ия булуларыннан тора.
Мөстәкыйль эшчәнлек алып бармыйча, бер оешмага хезмәткәр буларак ялланып эшләгән гыйльми хезмәтчеләрне шул оешманың гыйльми хезмәткәре дип атыйлар.
Бүгенге көндә, гыйльми хезмәт төрләреннән аермалы буларак, текст җыючы сәркәтиб яки китап бирүче китапханә хезмәтчесе кебек "мәгълүмәти хезмәт" ролен кеше булмаган Google, Яндекс яки Википедия роботлары да үткәреп кешелеккә файда китерә алаларләр.
Шулай ук карагыз [үзгәртү]
- Нәтиҗәле җитәкче
- Гыйлем икътисады
- Гыйлем базары
- Гыйлем менеджменты
- Гыйльми оешма
- Гыйлем трансферы
- Мәгълүмат тармагы
- Гыйлми кыйммәтләр чылбыры
- Өйрәнү
- Китапханә гыйлеме
- Тормыш буе уку
- Шәхси гыйлем менеджменты
- Җәмгыяви мәгълүматын эшкәртү
Искәрмәләр [үзгәртү]
- ↑ worker Оксфорд сүзлекләре онлайн:knowledge worker.
- ↑ Бизнес сүзлеге онлайн:knowledge worker.
- ↑ Davenport, Thomas H. (2005) Thinking for a living, Boston: Harvard Business Press