Гыймад Нугайбәк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гыймад Нугайбәк latin yazuında])
Гыймад Нугайбәк
Туган телдә исем Гыймадетдин Шәрифҗан улы Нугайбәк
Туган 13 февраль 1881(1881-02-13)
Сарытау губернасынең Күзнәй өязе Черкели авылы
Үлгән 8 февраль 1943(1943-02-08) (61 яшь)
Казан
Яшәгән урын Кремль урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы / Россия империясе
/ Русия республикасы (ингл.)
/ Совет Русия республикасы
/ ССРБ
Җефет Әминә Йосыпова

Гыйбад Нугайбәк (Нугайбик, 1881 – 1943) – тел галиме, журналист.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыймадетдин Шәрифҗан улы Нугайбәк Сарытау губернасы Күзнәй өязе Черкели авылында игенче гаиләсендә туган. Авылда башлангыч белем алгач, 1893 елны Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керә. Анда ул Галимҗан Барудиның яраткан шәкерте була. “Мөхәммәдия”не тәмамлагач, шунда ук укытучы булып кала, бер үк вакытта әдәби тел, алфавит һәм дөресъязу мәсьәләләре буенча гыйльми тикшеренү эшләре дә алып бара.

1910 елда ул татар телен фәнни юнәлештә ничек тикшерергә, өйрәтергә дигән фикерләрен бәян иткән “Башлангыч”, 1911 елда “Төрлек”, 1912 елда “Сагынмалык” исемле әсәрләрен яза. Галим татар тел белеме терминологиясен милли җирлектә корырга, ягъни татар теленең сузык авазлар системасын Каюм Насыйри тәкъдим иткән рәвештә өйрәнергә кирәк дигән фикерне алга сөрә һ.б.

Ул корректор, тәрҗемәче буларак 1912 елдан Кояш газетасында, 1917 елдан — «Кызыл байрак» гәзитендә, 1918-1920 елларда Эчке Россия мөселманнары эшләре комитеты орфографик комиссиясендә, 1924 елдан — Татарстан китап нәшриятында эшли. 1926 елдан Яңалиф комитетында хезмәттәшлек итә. 1938 – 1940 елларда сүзлекләр төзү белән шөгыльләнә.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Башлангыч»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1911 елда басылган. Бу китап үзенең эчтәлеге белән Нугайбәкнең татар әдәби телендәге демократик юнәлешне яклап чыккан декларациясе була. Г. Нугайбәк, «Татар теле — тамырым, ыруым теле» дигән тезисны күтәреп, милләтчеләрнең «чыгтай теле», «күплек тел» дип чүбек чәйнәүләренә каршы чыга. Татар әдәби телен үз байлыгы хисабына төзү фикерен алга сөрә. Аның «татарча гына» дигән тезисы гарәпчелек, фарсычылык, төрекчелек, чыгтайчылык тенденцияләренә каршы куелган була. Китапта 3 мөһим мәсьәлә куела: татар телендә сузык авазлар мәсьәләсе, сүзләрнең язылу принциплары, тел фәнендәге терминнарның кайдан алынырга тиешлеге мәсьәләсе.

«Төрлек»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Төрлек»тә татар теленең авазлар классификациясе бирелә. сузыкларның калын һәм нечкә бүленешләрен аныклый. «Төрлек»тәге терминнар ике төркемгә бүленәләр: турыдын-туры татарча иҗат ителгән терминнар һәм рус теле белемендәге терминнарны калькалау юлы белән ясалганнар.

« Татар теле белеменә караган терминнарны рус лингвистикасына урнашкан терминнардан калькалау эшен иң кыю һәм киң күләмдә күтәрүче Гыймад Нугайбәк була. Без аның фәнни хезмәтенә татар теле белеме тарихында зур урын бирәбез һәм өйрәнәбез
»

«Сагынмалык»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1912 елда нәшер ителгән җыентык.

« Ана телем, татар теле! Мин сине сөям, җир йөзендәге бар телләрдән дә артык күрәм. Чыгарам ятларны — урыннарын җуям, чын ана телемдәге сүзләр итеп куям
Г. Нугайбәк. «Ана телемә»
»

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мәшһүр татар галимнәре. Казан: ТКН, 2011.ISBN 978-5-298-02090-9
  1. Государственный архив Республики Татарстан