Гөлзадә Бәйрәмова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлзадә Бәйрәмова latin yazuında])
(Гөлзада Бәйрәмова битеннән юнәлтелде)
Гөлзадә Бәйрәмова

Тугач бирелгән исеме: Гөлзадә Әүхәди кызы Бәйрәмова
Туу датасы: 26 февраль 1963(1963-02-26) (61 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Сабай
Милләт: татар
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрь, журналист
Иҗат итү теле: татар теле
Премияләр: Саҗидә Сөләйманова премиясе

Гөлзадә Әүхәди кызы Бәйрәмовататар шагыйрәсе, язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2007 елдан).[1][2]. Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2018).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1963 елның 26 февралендә Татарстанның Саба районы Сабай авылында дөньяга килә. 1970-1974 елларда әлеге авылның башлангыч мәктәбендә, 1974-1980 елларда Олы Шыңар урта мәктәбендә белем ала. 1980-1985 елларда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый.Әле мәктәптә укыган елларында ук шигырьләре, кыска язмалары район һәм республика газеталарында басыла.

Эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1987-1989 елларда милли китапханәдә, 1989 елдан «Казан утлары» журналы редакциясендә эшли.

Гөлзадә Бәйрәмованың шигырьләре, әдәбият-сәнгатькә караган мәкаләләре көндәлек матбугатта даими басылып килә. Шагыйрә проза өлкәсендә дә каләмен сынап карый. Шигырьләре укучылар һәм әдәбиятчылар тарафыннан яратып кабул ителә. Г.Бәйрәмованың иҗатына тирән фикерләү, образлы сурәтләү хас, шигырьләрендә тормыш тәҗрибәсенә тупланган гамьле дә, моңлы да булган хакыйкать ята. Шагыйрә проза өлкәсендә дә каләмен сынап карый, матбугатта хикәяләре күренә башлау шуны раслый.

2006 елда «Әле кайчан гына...» дип аталган беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга.

2013 елда чәчмә әсәрләре һәм әдәби-публицистик язмалары тупланган «Син һаман шул сандугач» китабы, «Дөнья шигырь яздыра» шигъри җыентыгы дөнья күрә.

«Казан утлары» журналында Гөлзадәнең үткен каләме белән язылган эчтәлекле мәкалә-рецензияләр дә чыга тора, кайчагында мавыктыргыч гыйбрәтле хикәяләр дә дөньяга килә. Шул ук вакытта йөрәк түреннән ташыган иң кадерле хисләр шигырь юллары булып тезелә.Шагыйрәнең мәхәббәт шигырьләре күңелгә тирән уелып керә. Аларда күккә ашкан хыялый ярату түгел, әрнеп торган яралы, сыкраулы, моңлы-сагынулы хисләр.

Г.Бәйрәмова — 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Төп басма китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әле кайчан гына...: шигырьләр. — Казан: Идел-Пресс, 2006. — 126 б. — 1000 д.

Мин Тукайга киләм: шигырьләр / төз. Г.Бәйрәмова. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. —1926. —3000 д.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты
  • Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Файдаланган әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009.
  • Гаташ Р. Шигырьләренә кереш сүз // Мәдәни җомга. — 2003. — 21 февр.
  • Гаташ Р. Шигырьләренә кереш сүз // Сөембикә. — 2005. — № 3. — 29 б.
  • Зарипова Ф. Сәясәтне әйдә ирләр язсын // Шәһри Казан. — 2007. — 2 март.
  • Низами Р. Шигырьләр әверелә язмышка... // Мәдәни җомга. — 2007. — № 6.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]