Гөлнара Сәмитова-Галкина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Гөлнара Самитова-Галкина
Гөлнара Сәмитова-Галкина.jpg
Тулы исем:

Самитова-Галкина Гөлнара Искәндәр кызы

Һөнәре:

спортчы

Туу датасы:

9 июль 1978(1978-07-09) (36 яшь)

Туу җире:

Чаллы

Ватандашлыгы:

Русия байрагы Русия Федерациясе

Милләт:

татар

Гөлнара Самитова-Галкина Викиҗыентыкта

Гөлнара Самитова-Галкинаолимпия чемпионы, җиңел атлетика буенча Русиянең атказанган спорт остасы.

Тормыш юлы[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Гөлнара Самитова 1978 елда, 9 июльдә Яр Чаллы шәһәрендә туа. Беренче тренеры — Аржевитин Виктор Николаевич. Озак вакыт Миннулла Чинкин да аның тренеры булып торды. Хәзер Суворов Геннадий Михайлович белән шәгыльләнә.

Спорт карьерасы[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

2003 елда Италиядә узган Аурупа кубогында 3000 м каршылыклар белән йөгерү буенча беренче була. Әлеге елда ул Дөнья чемипионатында 5000 м дистанциягә йөгерү буенча ярышларда 7 урын ала.

2004 елда узган Аурупа кубогында (Быгдоша, Польша) 3000 м йөгерү ярышларында җиңә, ә кышкы Дөнья чемпионатында (Будапешт, Маҗарстан) 1500 м йөгерү ярышлары нәтиҗәсендә бронза медаль белән бүләкләнә.

2008 елда Кытайда узган XXVIII Олимпия уеннарында стипльчез (каршылыклар белән 3000 м йөгерү) ярышларында Гөлнара Самитова-Галкина беренче килә. Шуны да әйтергә кирәк, бу дисциплина буенча Олимпия уеннарында ярышлар беренче тапкыр уздырыла һәм, шулай итеп, Гөлнара — тарихта беренче тапкыр 3000 м каршылыклар белән йөгерү буенча олимпия чемпионы. Шул ук Олимпиадада ул 5000 м йөгерүдә дә катнаша, ләкин 4 урын ала.

Татарстан флагы[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Пекин Олимпиадасында алтын медаль алган Гөлнара Сәмитова- Галкина җиңүдән соң Русия флагы белән бергә Татарстан флагын да тотып стадионда йөгереп уза. Татарстан флагын да, куш тырнаклар эчендә әйткәндә, “дөньяга чыгарган” өчен Гөлнара алтын медальдән һәм чемпионлыктан колак кага яза.

“Моның өчен минем медальне кире ала яздылар. Чөнки Олимпия уеннарында ике флаг белән булу рөхсәт ителми. Икенче көнне безнең белән булган бөтен түрәләр, җитәкчелек бу проблеманы хәл итте. Анда бик зур конфликт булды”,-ди Гөлнара Самитова-Галкина[1].

Чыганаклар[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

  • «Рекордсмен» спорт газетасы

Искәрмәләр[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]


Сылтамалар[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]