Давыл

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
«Дэннис» давылының иярчен фотосы, 2005 елның 7 июле

Давыл – җимергеч көчле җил. Ул яңгыр алдыннан яки яуганда була.

Давыл вакытында җилнең тизлеге 20 м/с тан артып китә ала. Диңгез өстендә мондый давылны шторм дип атыйлар. Җил тизлеге 30 м/с тан артын китсә, ул гарасатка әйләнә. Җилнең кыска вакыт аралыгында көчәеп алуын шквал дип йөртәләр.

Тайфун – көньяк диңгезләр өстендә, экваторга якын урыннарда була төрган көчле давыл, гарасат. Тайфун вакытында көчле җил йөзәр килөметрга җиткән түгәрәк буйлап бөтерелә. Шуның нәтиҗәсендә диңгездә зур дулкыннар күтәрелә. Алар көры җиргә ыргыла һәм үз юлында өчраган бар нәрсәне җимереп бара. Тайфун – ул кытай сүзе. Кытайча тай фын дип әйтелә һәм зур җил дигән мәгънәне аңлата.

Кинәт исеп куйган җил давыл якынлашуын хәбәр итә. Җил тына. Һава бөркүләнә. Кошлар ояларына кереп кача. Кайберләре тынгысызланып өча, әллә нинди тавышлар чыгарып кычкыра.

Куркыныч кара болытлар куера башлый. Ул болыт зур тизлек белән килә. Җил улавы ишетелә. Туктаусыз күк күкри, яшен яшенли. Ә җил көчәйгәннән-кочәя, тизлеге артканнан-арта бара. Давыл чыга.

Зыяны[үзгәртү]

Давыл коры җирдә дә, диңгез яисә океанда да булырга мөмкин. Коры җирдәге давыл вакытында кочле җил бертуктаусыз исен тора. Ул агачларны төбе-тамыры белән актарын ата, басудагы игеннәрне җиргә егын сала, өй, абзар түбәләрен кубарын алын китә. Әйләнә-тирәдәге бөтен нәрсә зыян күрә. Хәтта кешеләр дә һәлак булырга мөмкин. Диңгез яисә океандагы давыл вакытында зур-зур дулкыннар куба.

Көчле давыл якынлашканда, 2010 ел, август, Гатчина

Америка Кушма Штатларының көньягындагы Оклаһома-Сити шәһәре читеннән узган көчле торнадо нәтиҗәсендә кимендә 90 кеше, шул исәптән 20 бала һәлак булган дип хәбәр ителә. Сәгатенә 330 чакрым тизлектәге җил давылы юлында өч чакрым киңлектәге мәйданда җимерек биналар, тимер өеменә әйләнгән машиналар ятып калган. Давыл юлындагы 41 мең кеше яшәгән Мур бистәсе тулысынча җимерелгән.[1]

Төшенчәләр[үзгәртү]

Давылның киңлеге 200 метрдан 6 километрга кадәр җитә ала.[2]

Гарасат мәйданы – кеше җаннарының, ахирәткә киткәч, Алла хөкеменә җыйналу урыны, ягъни соңгы хөкем була төрган мәйдан.

Бофорт шкаласы – җил көчен үлчәү өчен кулланыла торган 12 баллы система. Аны инглиз галиме Фрэнсис Бофорт (1774-1857) тәкъдим итә: 0 балл – җилсез вакыт; 4 балл – талгын җил; 6 балл – көчле җил; 10 балл – давыл (шторм); 12 балл – гарасат.

Искәрмәләр[үзгәртү]