Дала кошы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дала кошы latin yazuında])
Tetrax tetrax

Дала́ кошы́ (Tetrax tetrax) - дүдәксыманнар семьялыгындагы кош. Евразия, Төньяк-көнбатыш Африкада таралган. 1920 елларга кадәр Татарстан территориясендә сирәк очрый торган, оя коручы төр, хәзер сирәк кенә көньяк-көнчыгыш районнарга очып керә.

Гәүдә озынлыгы 50 см га, авырлыгы 1 кг га кадәр. Ата кош ана коштан зуррак. Сырты кара бизәкле соргылт-кызыл, корсагы ак, парлашу чорында ата кошларның муеннарында кара һәм ак сызыклар барлыкка килә. Аяклары өч бармаклы, бармаклары кыска. Бик тиз оча. Аерым парлар булып оялыйлар. Ояларын куе дала үсемлекләре арасында җирдә кора. Үрчү чорыннан башка вакытта төркем булып яши. Кара таплы зәйтүнсыман яшел төстә 2-5 йомырка сала. Орлыклар, бөҗәкләр, моллюсклар белән туклана. Кышларга сентябрь-октябрьдә очып китә.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]