Дамир Асылов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дамир Асылов latin yazuında])
Дамир Асылов
Туган телдә исем Дамир Сәетгәрәй улы Асылов
Туган 1937(1937)
ТАССР, Азнакай районы, Сәпәй
Үлгән 2012(2012)
Бөгелмә
Милләт татар
Һөнәре журналист
Балалар улы Данир, кызы Диләрә

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дамир Сәетгәрәй улы Асылов 1937 елда Азнакай районының Сәпәй авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Үз авылларында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, берничә ел колхозда төрле эштә эшли. 1962 елда, Бөгелмәдә нефтьче кадрлар әзерли торган училищены тәмамлагач, “Азнакайнефть” идарәсенә җибәрелә һәм шунда ундүрт ел нефть чыгару операторы, нефть җиһазларын ремонтлаучы слесарь, техник кабинет мөдире булып эшли.

Шул елларда нефтьчеләр тормышы турында мәкаләләр яза башлый. Кичке мәктәптә укып, урта белем алгач, Казан университетының журналистика факультетына укырга керә һәм аны тәмамлаганнан соң «Социалистик Татарстан» газетасына эшкә алына. Нефтьче буларак, аны республиканың нефть төбәгенә үзхәбәрче итеп билгелиләр. Анда ике дистә елдан артык эшләп, лаеклы ялга чыккач, тагын озак еллар Мәдәни җомга газетасының хәбәрчесе, Бөгелмә авазы газетасында хатлар бүлеге мөдире булып эшләде.

Дамир Асылов «Татнефть» акционерлык җәмгыяте оештырган журналистлар конкурсларында күп тапкыр җиңүче булды, республика күләмендә үткәрелә торган традицион журналистлар конкурсының “Бәллүр каләм” иясе иде. Ул, нигездә, публицистикага тугрылыклы булып калды. Шулай да әдәби парчалар да язгалады. Бигрәк тә сатира, юмор кебек жанрларны үз итте, тормышта булып тора торган мәзәк һәм көлке хәлләрне, туры килгәндә, игътибардан читтә калдырмый иде. 2012 елда Татарстан китап нәшриятында “Җир маеның – үз җае” дигән китабы, 2013 елда Казанда чыккан “Илһам чишмәләре” җыентыгында бер бәйләм иҗат җимешләре басылып чыкты. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең Тарихи шәһәрләр һәм төбәкләр берлегенең “Россия халыклары мирасын саклауга керткән өлеше өчен” медале кавалеры.

Дамир Асылов 2012 елда бакыйлыкка күчте.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]