Дамир Хәйруллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дамир Хәйруллин latin yazuında])
Дамир Хәйруллин
Туган телдә исем Дамир Салих улы Хәйруллин
Туган 4 ноябрь 1939(1939-11-04)
Киров өлкәсендәге Түбән Шөн авылы
Үлгән 1966(1966)
Милләт татар
Ватандашлыгы СССР
Әлма-матер М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсе
Һөнәре театр артисты

Дамир Хәйруллин (Дамир Салих улы Хәйруллин) — татар артисты.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дамир Хәйруллин 1939 елда Киров өлкәсендәге Түбән Шөн авылында туа. Ятим булып үсүенә карамастан, ул тормыш шау-шуында югалып калмый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан педагогика училищесында белем ала. 1961 елда Мәскәүдәге М.С.Щепкин исемендәге театр училищесын тәмамлап, Г. Камал театрында эшли башлый. Сәхнәдәге беренче адымнарыннан ук өметле иҗат вәгъдә иткән талантлы артист, кызганычка каршы, Тукай яшендә – 27 яшендә вафат була. Әнә шундый кыска гомер эчендә дә ул татар театры тарихында югалмас эз калдырып китәргә өлгерә. Әхмәт Фәйзинең «Тукай» әсәрендә – Тукай, Нәкый Исәнбәтнең «Муса Җәлил» драмасында – Алиш, Гафур Коләхмәтовның «Ике фикер» пьесасында – Давыт, Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр»ендә – Сәйфулла, Шәриф Хөсәеновның «Зөбәйдә – адәм баласы»нда – Фәрит образлары белән Дамир Хәйруллин гаҗәеп талантлы, киң диапозонлы артист икәнен исбатлый. Радио фондында сакланган язмаларда аның матур аһәңле тавышы бүген дә сокландыра, дулкынландыра.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]