Даниэл Шехтман
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
| Даниэл Шехтман | |
| Тулы исеме | ивр. דן שכטמן |
|---|---|
| Һөнәре | физик, химик |
| Туу датасы | 24 гыйнвар 1941 (71 яшь) |
| Туу җире | Тель-Авив, Израиль |
| Гражданлыгы | |
| Бүләк һәм премияләре | Вольф премиясе (1999), Израиль премиясе (1999) Химия өлкәсендә Нобель премиясе (2011) |
Дан Ше́хтман — Израиль галиме, физик, химик. «Квазикристаллар»ны ачу өчен 2011 елның химия өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты[1].
Тель-Авивта 1941 елда туа. 1966 елда Технионда бакалавр дәрәҗәсен ала, 1968 елда магистр була, ә 1972 елда PhD дәрәҗәсенә ирешә.
1996 елда Шехтман Израиль фәннәр академиясенә, 2000 елда — АКШның милли техник академиясенә, ә 2004 елда — Аурупа фәннәр академиясенә әгъза булып сайлана.
1984 елдан бирле Шехтман бишенче тәртиптәге симметрия күчәрле квазикристалларны тикшерә[2]. Аларну ачу өчен 2011 елда ул химия өлкәсендә Нобель премиясенә лаек була.
[үзгәртү] Искәрмәләр
| Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Dan Shechtman (ингл.)
Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|