Дартс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дартс latin yazuında])
Дартс уены өчен мишень һәм дротик

Дартс (ингл.  darts - дротиклар, яки кыска саплы сөңгеләр, уклар) — стенага эленгән махсус түгәрәк мишеньгә дротиклар ату хас булган уен, дөресрәге уеннар төркеме. Элегрәк мишеньнәр һәм дротиклар төрле булса, хәзерге заманда дартс уены стандартлаштырылган, кагыйдәләре һәм мишене билгеләнгән. Дартс буенча төрле халыкара ярышлар уздырыла, аны үстерүдә төрле оешмалар, федерацияләр эшли, шулай итеп уен бары тик күңел ачу чарасыннан тулы хокуклы спорт төренә әверелә.

Дартс — бик популяр уен төре. Аны бигрәк тә Бөек Британиядә, Нидерландларда, Скандинавия илләрендә һәм Америка Кушма Штатларында яратып уйныйлар. Дартс — Бөек Британия халкының милли уены. Уенның популяр булуының сәбәбләрен аңларга җиңел. Дартс бик мавыктыргыч. Уенның кагыйдәләре ансат, аны төрле яшьтәге, төрле физик хәләттәге кешеләр уйный ала. Уен махсус кием һәм урын таләп итми. Уенның инвентаре, гадәттә, чыдам, озакка җитә һәм әллә ни кыйбат түгел. Ниһаять, дартс — менә дигән буш вакытны уздыру һәм кәеф күтәрү чарасы. Англиядә дартсны «дуслар уены, дуслар арасындагы уен, дуслар табырга булышучы уен» дип атыйлар.

Дартс тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1314 ел — беренче тапкыр «Darte» исемле уен искә алына, ләкин сүз бөтенләй башка уен турында баруы да бик ихтимал.
  • 1906 ел — Йоркширда яшәүче берәү корпусы тулысынча металлдан ясалган дротикны патентлый. Моңа кадәр дротикларны тыгыз агачтан ясап кургаш боҗра кигезеп авырайтканнар.
  • 1908 ел — дротикларны ыргыту сызыгыннан мишеньгә кадәр ара 9 фут буларак билгеләнә. Әлеге ара бер рәткә төзелгән өч сыра кисмәгенә тиң.
  • 1973 елАнглия телевидениясенең «Indoor League» тапшыруында беренче тапкыр дартс уены күрсәтеленә. Тапшыру 4 ел буена 72 тапкыр чыга.
  • 1977 ел — Дартс халыкара федерациясе ыргыту сызыгыннан мишеньгә кадәр араны 7 фут 9,25 дюйм (2,37 метр) дип билгели.
  • 1977 елАмерика Кушма Штатларында электрон мишень уйлап чыгарыла.
  • 1984 ел — Джон Лоу «501» уенын 9 дротик ыргытып тәмамлый.
  • 2002 ел — дартс уены халыкара спорт төре буларак таныла.

Барлыкка килүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уенның кайда һәм ничек барлыкка килүе төгәл билгеле түгел. Дартс Британия утрауларында барлыкка килгән дип санау киң таралган. Шулай ук башка фикерләр дә бар.

Puff and Dart[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Сулыш чыгару һәм дротик» уены

Дротик (кыска саплы сөңге) исемле сугыш коралары инде берничә гасыр билгеле. Ләкин дротикларның булуы һәм дартс уеннының булуы бер түгел. 1819 елда чыккан ике инглиз журналында беренче тапкыр «Сулыш чыгару һәм дротик» (ингл.  Puff and Dart) уены турында мәгълүмат бастырыла. Бу уенда дротикларны мишеньга атыр өчен кечкенә торба кулланганнар. Мишене җәядән ук ата торган мишеньгә охшаган булган. Дротикларны торбадан өреп чыгарганнар. Шунсы кызык, бу уенны да дартсны кебек үк паб һәм кунакханәләрдә уйнау киң таралган булган.

Кайбер авторлар «Сулыш чыгару һәм дротик» уены вакыт белән хәзерге заман дартска әверелгән дип исәплиләр. Тик моңа ышандырырлык дәлилләр юк. XX гасырның 20-30 елларда уен бөтенләй юкка чыга.

Дартс — солдатлар уены[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уенның солдатлар арасында барлыкка килгән дигән версия дә бар. Солдатлар буш вакытларында кыска уклар ыргытып ярышканнар. Дартс уены өчен мишеньнәр беренче мәлне агачтан булган (кисмәк төбе, аркылы агач кисеме һ.б.). Кипкән агач, әлбәттә, ярыла һәм мишеньне секторларга бүлә.

Дартс — француз уены[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Патрик Чэплинның (ингл.  Patrick Chaplin) «Дартс Англиядә 1900-1939» (ингл. «Darts in England 1900-1939») китабында, абруйлы чыганакларга таянып, дартс уенының ярминкәләрдә барлыкка килгәне раслана. Бүләкләрнең отуын авырайтыр өчен ярминкәләрдәге мишень нумерланган секторларга бүленгән була.

Патрик Чэплин милли инглиз уены дартсның чыгышы белән Франциядән булуын ачыклый. Ярминкә аттракционы булган дартс уены Франциянең Юра төбәгеннән кайта, тик шуны әйтергә кирәк, уенны башкачарак уйный башлыйлар. Франциядә бүгенге көннәрдә дә дартска охшаган ике уен бар: явелот (фр. Javelot — дротик) һәм флечетлар (фр. Flechettes — кыска уклар) уеннары.

Уен инвентаре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мишень[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дартс мишене

Дартс мишене — дротиклар ыргытыр өчен санлы секторларга бүленгән түгәрәк.

Егерме радиаль секторга 1 дән 20 гә кадәр саннар бирелгән.

Мишень үзәгендәге түгәрәк «Булл-ай» (ингл.  bull’s eye — үгез күзе) дип атала. Аны кыскача «Булл» дип кенә дә йөртәләр. Ул 50 санын йөртә.

Яшел боҗра булл-ай тирәли урнашкан (25 саны).

Эчке тар боҗра сектор санын өчкә тапкырлый һәм «требл» дип атала.

Тышкы тар боҗра сектор санын икегә тапкырлый һәм «дабл» дип атала.

Мишеньнәрнең тимерчыбыклары секторларны аера һәм формасы буенча төрле була:

  • Гади (түгәрәк) тимечыбыкларның дротикларны кире кагу проценты зур. Алар җүнрәк мишеньнәрдә очрый.
  • Өчьяклы тимерчыбыкларга дротик эләксә шуып барыбер мишеньгә кадала.
  • Профессионал мишеньнәрдә аеруча нәзек тимерчыбыклар кулланалар. Аларның бәяләре чагыштырмача кыйбат, ләкин дротиклар мишеньгә эләгеп кире төшү проценты бик аз.

Мишень зурлыклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Стандарт мишеньнең зурлыклары:

  • мишеньнең гомуми диаметры 451мм +/- 10 мм
  • Булл-айның (мишеньнең үзәге) эчке диаметры 12,7 мм
  • икеләтү (дабл) һәм өчәйтү (требл) боҗраларының киңлеге 8 мм
  • тышкы үзәк (яшел) боҗраның эчке диаметры 31,8 мм
  • Булл-ай үзәгеннән икеләтү боҗрасының тышкы як тимерчыбыгына кадәр ара 170 мм
  • Булл-ай үзәгеннән өчәйтү боҗрасының тышкы як тимерчыбыгына кадәр ара 105 мм
  • Тимерчыбыкның диаметры 1,5 мм кадәр.

Ярышларга әзерләнгәндә бераз башка зурлыклы мишеньнәр дә кулланалар. Аларның боҗралары тарырак, шулай итеп эләгү дә авырырак.

Мишеньне урнаштыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мишень үзәгеннән идәнгә кадәр ара 1,73 метр (5 фут, 8 дюйм) булырга тиеш. Уенчылар мишеньнән 2,73 м ераклыкта басалар. Ул урын 610 мм озынлыктагы һәм 38 мм биеклектәге брусок белән чикләнгән.

Дартс мишене тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лондон киң бишле мишене (ингл. London Wide Five Dartboard

Беренче дөнья сугышына кадәр мишеньнәрне тактадан (гадәттә, карама агачыннан) ясый торган булганнар. Тишекләре томалансын өчен аларны еш суга батыра торган булганнар.

Безнең заманда мишеньнәрне, гадәттә, сизаль дип аталган агава җепселләреннән ясыйлар. Сизальдән ясалган мишеньнәр беренче тапкыр1932 елда чыга. Чыганакларга бай булганга мишеньнәрнең төп җитештерү урыннары булып Кытай һәм Кения тора. Мишеньнәрне шулай ук полимерлардан, кәгазьдән, төрле тукымалардан да ясыйлар.

Саннар тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Йоркшир мишене

Мишеньне радиаль санлы секторларга бүлүнең килеп чыгышы төгәл билгеле түгел. Иң ышандырырлык теория: дартс — ярминкәләрдә күңел ачу чарасы буларак барлыкка килгән һәм уйнаучыларга җиңеп приз алуы җиңел булмасын өчен мишеньне секторларга бүлгәннәр.

Саннар тәртибенә килгәндә исә, хәзерге заман саннар тәртибе турында мәгълүмат беренче тапкыр 1916 елда гына басып чыга. Моңа кадәр секторга бүленгән мишеньнәр булган, тик алар саннар, яки аларның тәртибе белән аерылганнар. Мәсәлән, Лондон бишле мишене (ингл. The Fives Board).

Хәзерге стандарт мишене буенча саннар тәртибен 1896 елда Ланкаширда яшәүче балта остасы Брайан Гамлин билгеләгән дип санала. Тик дартс уенын бөтен яклап өйрәнгән Патрик Чэплин чынбарлыкта Брайан Гамлинның яшәгәнлегенә бернинди дә таныклаучы факт тапмаган. Паб уеннарын җентекләп өйрәнүче Артур Тэйлор (ингл. Artur Taylor) шулай ук бу теорияне кабул итми.

Патрик Чэплин саннар тәртибенең авторы дип Йоркширда яшәгән Томас Уильям Баклны (ингл. Thomas William Buckle) саный. Аның уйлавынча, домино җитештерүче Бакл Лондон бишле мишенен үзгәртеп Йоркшир мишененың беренче версиясен ясый.

Йоркшир мишенендәге һәм хәзерге заман дартс мишенендәге саннар тәртибе туры киләләр.

Дротиклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дротиклар — дартс уен өчен кыска уклар

Дротиклар — дартс уенында кулланыла торган кыска уклар. Аларның озынлыгы 30,5 см (12 дюйм), ә авырлыгы 50 г артмаска тиеш. Авырлыклары буенча дартс уклары өч төргә бүленәләр:

  • авыр дротиклар (29 граммнан авырырак),
  • уртача авырлыктагы дротиклар,
  • җиңел дротиклар (20 граммга кадәр).

Хәзерге заманда, гадәттә, 15-40 граммлы дротикларны кулланалар. Спортчыларның осталыгы арткан саен, алар җиңелрәк дротикларга күчәләр, чөнки оста өчен түбән массалы объетларны контрольдә тоту җиңелрәк. Яңа уенчыларда дротикны тыю хисе осталар белән чагыштырганда әзрәк, шуңа күрә аларга авырырак дротиклар куллану киңәш ителә.

Дротикның контрукциясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дротикның өлешләре

Дротикларның конструкциясе дүрт өлештән тора: энәсе, корпусы, койрыгы, канаты.

Дартс өчен уклар комплектлап сатыла. Бер комплектта өч данә. Дротикларның койрыклары һәм канатлары тиз сафтан чыга, шуңа күрә алар кибетләрдә аерым да сатыла.

Энә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Энәне дротикның башына урнаштыралар. Ул, гадәттә, металлдан ясалган була, электрон дартс өчен аерым, пластик энәле, дротиклар кулланалар. Озынлыгы буенча энәләр озын - 36 мм, уртача – якынча 25 мм һәм кыска – 18 мм булалар.

Корпус[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дротикларның корпусларын төрле материаллардан ясыйлар: латунь, вольфрам, титан һ.б. Формасы буенча цилиндрга охшаш, тамчысыман һәм кушылмалы формадагылары очрый. Тышы буенча шома һәм кытыршы була.

Койрык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дартс угының койрыгы озынлыгы буенча озын (48-50 мм), уртача (35-38 мм) һәм кыска (28 мм) булалар. Төрле материаллардан ясалалар: нейлон, әлүмин, титан, кушма материаллар.

Дротик корпусына койрыкны, гадәттә, борып урнаштыралар. Койрыкның башы тәре сыман кисек була. Бу урын койрык өчен.

Канат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дротикның канатының максаты — дротикның очуын стабилизацияләү һәм очу траекториясен саклау. Ул шулай ук төрле зурлыкта була. Кечкенә канатлы дротиклар тышкы тәэсирләргә әз бирешә (мәсәлән, җил), ләкин уенчының хаталарын капламый. Зур койрык уенчыларның хаталарын төзәтә, ләкин оста ук атучыларга киресенчә комачаулый гына.

Гомуми кагыйдәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Уенчы дротикны баскан килеш ыргытырга тиеш. Физик хәләт (гариплек) буенча бу кагыйдәне үтәп булмаса, башка позициядән дә (мәсәлән, инвалид креслага утырып) ыргытырга ярый.
  • Уенчы бер-бер артлы берәр дротик ыргытырга тиеш.
  • Ыргытулар сериясе 3 дротиктан тора. Лэг, сет яки матч әзерәк ыргытулар белән дә тәмамланырга мөмкин.
  • Әгәр уенчы мишеньдә булган берәр дротикка тотынса, серия тәмаланган дип санала.
  • Дротик мишеньгә кадалмыйча төшсә, ул саналмый һәм яңадан бәрелми.
  • Уенчыларга дротиклар атканда брусокка басырга һәм аны узарга ярамый.

Уеннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

501 (301)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәр як уенны 501 (301) исәбе белән башлый. Шул санны киметеп нульга җиткергән уенчы җиңә. Уен «дабл» яки «булл-ай» секторларына бәрелеп тәмалануы мәҗбүри. Әгәр уенчы соңгы бәреше белән нульны узса, яисә исәбе бер санына тиң булса, соңгы сериянең бөтен ыргытулары саналмый һәм уен моңа кадәрге исәп белән дәвам итә. Һәр 301 уены «лэг» дип атала. Биш «лэг» бер «сет»ны тәшкил итәләр. Уен өч «сет»та җиңүгә кадәр дәвам итә. Алдан билгеләнгән «сетлар» санында өскә чыккан уенчы җиңүче була.

Мең[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу уенда булл-айга һәм яшел боҗрага эләгү генә санала. Уенчылар серияләп атып 1000 санын җыярга тиешләр. Артыгын җыю, шулай ук, серияне юк итә. Беренче итеп 1000не җыйган кеше ота.

Раунд[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уенчылар дротикларны рәттән 1 алып 20 секторларга, алардан соң 20нче секторның «дабл»ына һәм «требл»ына, уенны тәмамлап Булл-айга аталар. Уенчы үз сериясендәге бөтен өч атуында да максатына ирешсә, ул атуын дәвам итә. Җиңүче булып беренче итеп бөтен секторларны үтеп булл-айга эләккән уенчы билгеләнә.

Биш гомер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өч дротик ыргытып моңа кадәр ыргыткан уенчыдан бергә булса да күбрәк сан җыярга кирәк. Чыгарма булып 180 саны тора. Һәр уенчы биш тапкыр ялгыша ала. Бу уенны биш – алты кеше белән уйнарга яхшырак.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]