Дени Дидро

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Дени Дидро
фр. Denis Diderot

Һөнәре мәгърифәтче, фәлсәфәче
Туу датасы 5 октябрь 1713(1713-10-05)
Туу җире Франция, Лангр
Ватандашлыгы Франция
Милләте францияле
Үлем датасы 31 июль 1784(1784-07-31) (70 яшь)
Үлем җире Париж, Франция

Дени́ Дидро́ (фр. Denis Diderot; 5 октябрь 1713, Лангр — 31 июль 1784, Париж) — францияле язучы, мәгърифәтче-философ һәм драматург, Энциклопедия, яки фәннәр, сәнгатьләр һәм һөнәрләрнең аңлатмалы сүзлегенең баш мөхәррире.

Вольтер, Руссо, Монтескье, Д'Аламбер һ.б. энциклопедистлар белән бергәләп Дидро Француз инкыйлабының идеологиясе нигезенә яткан мәгърифәтчелек философиясен барлыкка китерә.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү]

Дидро Лангре шәһәрчегендә хәлле һөнәрче гаиләсендә туа. Белемне берничә уку йортында (шул исәптән Париж колледжында) ала. Яшьли сәяси төркемнәргә кушылып, анда җәмгыятьнең югары катлауларына каршы юнәлдерелгән хәрәкәттә катнаша башлый. Дидроның мәсләге башта деизм нигезендә булса, соңрак ул материализм һәм атеизм позициясенә баса. Аның «Фәлсәфи фикерләр» исемендәге беренче зур хезмәте Париж парламенты карары буенча яндырып юк ителә, ә Дидро үзе, властька каршы «куркыныч фикерләр» таратуда гаепләнеп, төрмәгә ябыла.[1][2]

Энциклопедия[үзгәртү]

Энциклопедиянең тышкы бите

Дени Дидро философик эшчәнлеккә һәм мәгърифәтчелек хәрәкәтенә инглизчәдән ясаган тәрҗемәләре аша килә. 1743 елда ул тәрҗемә иткән “Англия тарихы” чыга, киләсе елда 6 томлы “Гомуми медицина, хирургия һәм химия сүзлеге” чыга башлый, Дидро өч тәрҗемәченең берсе була. 1745 елда Шефтсбериның “Әхлакый философиянең нигезләре” чыга. Шул рәвешле Франциядә тагын бер философик юнәлеш тамыр җәя, Локк сенсуализмы, Бэкон эмпиризмы, Ньютон физикасыннан соң әхлак философиясе.

1745 елда Ле Бретон исемле матбагачы Дидрога Англиядә популяр булган Чемберс «Энциклопедия»сен тәрҗемә итәргә куша. Дидро исә, барысын да үлчәп, икенче мөстәкыйль проект тәкъдим итә. Ул 10 томлык яңа киң энциклопедик хезмәт язу теләге белән яна, аны төзү өчен һәрберсе үз өлкәсендә компетент авторларны җәлеп итәргә планлаштыра. Дидро матбагачыны бу проектның бик табышлы булуына ышандыра, хакимиятләрдән рөхсәт ала һәм басмага язылучыларны җыя. 1747 елдан башлап ул Фәннәр, сәнгатьләр һәм һөнәрләрнең аңлатмалы сүзлегенең редакциясе белән килешү нигезендә җитәкчелек итә. Беренче том 1751 елда чыкса, соңгы, 35нчесе – 1780дә.

Материалистик философия[үзгәртү]

Дидроның 1745-47 елларда чыккан хезмәтләрендә төп урынны Монтень, Декарт һәм Бейльнең гносеологик, методологик күзаллауларының мәгърифәтчел идеологиягә яраклаштырылган рациональ-тәнкыйди теория били. Дидро үз позициясен скептик дип атый. Ул шулай итеп аның дини фанатизм һәм хорафатларга юнәлтелгәнлеген күрсәтә. Шуның белән бергә Дидро үзенә корал иткән скептицизмда үзәк урынны конструктив башлангыч били, ул кеше акылының танып-белү мөмкинлегенең чиксезлеге турында фикер йөртә. Кешенең хакыйкят юлында бердәнбер, ләкин шактый ышанычлы юл күрсәтүчесе – уйлау сәләте. Шул ук вакытта Дидро Юм атлы философның (1730нчылар) скептицизмын кабул итми. Дидроның когнитивизмы һәм материализмы Юмның агностицизмы һәм идеализмына каршы тора.

Дидро атеизмы[үзгәртү]

Лангр шәһәрендә куелган Дени Дидро һәйкәле

Дидро өчен «скептицизм – хакыйкатькә беренче адым». Бу адымны ясар өчен кеше ышанган барча җисемнәрне шик-шөбһә астына алырга тиеш. Дидро «бернигә шикләнмәгән» һәм «җентекләп карамыйча барысын да раслый торган догматиклар» турында яхшы фикердә түгел.

Дини риваятьләр һәм легендар тарихчыларның әсәрләре сурәтләгән «могҗизалар» мәсьәләсенә килгәндә, Дидро аларга түгел, акылга тулысынча ышанырга куша. Бер китабының битләрендә Дидро миссионер белән бәхәс кора: «Ни өчен син мине могҗизаларың белән алҗытасың, үз хаклыгыңны исбатлар өчен сиңа бит бер силлогизм (эзлекле логикага корылган бер җөмлә) дә җитәр иде». Дини психологиянең иллюзияләренә килгәндә, Дидро дини кешеләрнең үз күзләре белән күргән вакыйгалар турында сөйләүләренең чынлыгына ышанмаска чакыра.

Дидро таянган нигезләмәләр Рене Декартның рационалистик гносеологиясенә туры килә. Шуның өстенә Дидро вакыйганың чынлыгын тикшергәндә акыл белән бергә сизү органнарының эшләнешенә дә игътибар бирә. «Могҗиза» күзәткән кешеләрдә акыл-зиһене, тоемлау сәләте фанатикларча ышану йогынтысында бик каты үзгәреш кичерә; фанатизм тәэсирендә алар чынбарлыкта күрмәгән-ишетмәгән нәрсәләргә чын итеп карый. Акыл, иң бөек танып-белү инстанциясе буларак, тумыштан салынган интуицияләргә генә түгел, фәнни белемгә дә таяна.

Дидроның дөньяны атеистик-материалистик күзлектән чыгып аңлау аның 1749 елда чыккан «Күрә торганнарга сукырлар турында хат» дигән әсәрендә аеруча калку күренә. Дидро күзе сау сабый бала, яки катарактасы алынган тумыштан сукыр кеше әйләнә тирәсендәге күзенә эләгә торган әйберләрне яхшылап күрә алмый, чөнки «беренче моментларда күрү сәләте безгә бары тик томанлы тойгылар (множество смутных ощущений) гына бирә ала, алар берникадәр вакыт узу белән генә формага керә». Дидро нәтиҗә ясый: «кешенең теле сөйләргә өйрәнергә тиеш булган кебек, күз дә башта күрү сәләтенә өйрәнергә тиеш». Бу фикерен алга таба үстереп, Дидро башка тою сәләтләренең дә үзләренә хас тойгыларга таянып образлар яки идеяләрне китереп чыгаруын күрсәтә.

Дидро идеализмга карата мөнәсәбәтен ачык күрсәтә. Идеалист итеп ул үз яшәешен һәм хис-кичерешләрен таныган хәлдә башка нәрсәләрнең барлыгын шик астына куйган философларны атый.

Дидро һәм теология[үзгәртү]

Ф.Энгельс язган: Коперник теологияне тулы отставкага чыгара, Ньютон Ходай беренче импульс кына биргән фикере белән Ходай тәгаләнең вазифаларын кыскарта. Дидро яшәгән заманда галимнәр Ньютонга ияреп гайре табигый чит импульсны эзли. Бу шартларда материалист философлар (Спиноза, Мелье) һәм табигый фәннәргә, һәм креационизмга ышанып карамыйлар. Мәс., биологларның күпчелеге үсемлекләрнең һәм терлекләрнең барыбыздан да зирәк Ходай тәгалә тарафыннан яратылуы яклы иде. Терлекләрнең һәрбер классын өйрәнү креационистик аңлатмалар белән төгәлләнә иде. Мәс., «Ихтиотеология» (авторы – Онефахрихтер), “Бөҗәкләр теологиясе” (Лессер). “Биотеология” “физикотеология” белән янәшә тора. Табигыять теологиясенең үз Энциклопедиясе дә була, аны аббат Плюш язган, ул 9 томлык “Табигать картинасы”.

Төрләрнең үзгәрүчәнлеге[үзгәртү]

Дидрога микроскоп ярдәмендә үткәрелә торган нәзек анатомик күзәтүләр көчле тәэсир ясый. Алар иң гади, моңарчы аморф булып саналган бөҗәк, әкәм-төкәмнәрнең катлаулы төзелешен ачыклый: аш кайнату, бүлеп чыгару, нәсел дәвам итү системалары. Дидро фикеренчә, күбәләкнең канаты яки талпан күзенең катлаулыгына төшенү аларда Иляһи акыл пичәте ятуына ышандыра.

Дидроның атеизм ягына авышуына “Табигый тарих” авторы Бюффон фикерләре зур өлеш кертә. Бюффон килгән нәтиҗәләр иляһи кылуга төп теоретик сылтаманы – табигатьнең абсолют үзгәрмәүчәнлеге турындагы күзаллауны юкка чыгара. Бюффон тәэсирендә Дидро фиксизм карашларыннан ваз кичә.

Фиксистларның Кояш системасы, Җир, Җирдә яшәүче үсемлекләр һәм хайваннарның төрләре бердә пәйда булганнардан бирле, гасырлар буе үзгәрмичә торуына ышанычын Дидро бер көнлек бөҗәкнең чикләүле күзаллавы белән чагыштыра. Ул кыска тормышы аркасында тирә-юнендәге озак вакыт бара торган үзгәрешләрне күрә алмый.

Җир шарының пәйда булу вакытын билгеләгәндә, Бюффон Инҗилдә аңар бүлеп бирелгән 7000 елдан аз гына артык вакытын көлке дәрәҗәдә кечкенә сан итеп саный һәм, үз ягыннан, 75000 ел санын тәкъдим итә. XVIII гасыр кешеләрен таң калдырган бу санның түбәндәге өстенлеге була: ул фәнгә геологик вакыт төшенчәсен кертә һәм чынбарлыкка якынрак килә торган эзләнүләргә этәргеч биргән. Дидро өчен Бюффон ясаган күзәтүләр яңа төр җәнлекләрнең һәм яңа “дөнья”ларның барлыкка килү вакытын исәпләгәндә миллион еллар белән эш итәргә җитә торган фәнни нигез булып торган.

XVIII гасыр ахырында геология “чын” фәнгә әйләнеп бара һәм геологларның күпчелеге утырма токымнарның барлыкка китерү яки җилләтү шикелле процесслар озакка сузылган характерга ия һәм гаят зур вакыт күләмен таләп итә дигән фикерне хуплый.

Трансформизм табигатькә хас объект диалектикага юл ача. Дидро табигать элементларының баштан ук төрле үзенчәлекле булуы турында сөйли. Бу фикер үсә барган химик эзләнүләр нәтиҗәләрен җөпли һәм матдәнең сыйфати мәсьәләсенә яңача караргә мөмкинлек бирә. Матдәнең барлык төре барлыкка килүен Дидро матдәгә хас хәрәкәттән күрә: ул бертуктаусыз матдәнең массасын катнаштыра. Хәрәкәтне матдәнең озынлык (буй) шикелле мөһимүзенчәлек итеп карау – ул үсә торган химия һәм классик механика фәннәренең сөземтәсе булып тора.

Төрләр барлыкка килү процессы аңлау юлында Дидро организмнарның индивидуаль үзгәрүчәнлеге фактына игътибар итә. Башта ул индивидуаль үзгәрүчәнлекне биологик төрләрнең әверелүе (трансформация) өчен җитә дигән фикердә тора. Алга таба Дидро әверелү сәбәбен алар яши торган табигый шартларның үзгәрүеннән күрә. Дидро шундый фикердә тора: үзгәреп торган тирә-юньдә җәнлекләрнең яңа ихтыяҗлары туа, аларны куу өчен яңа, күнегелмәгән тән хәрәкәтләре ясарга мәҗбүр ителә. Киеренке рәвештә эшләүче әгъзалар – аларга туклыклы матдәләр агышына күрә зураялар һәм үсәләр. Дидро, бу үзгәрешләр нәсел буенча күчә дигән фикердә тора. Күпмедер вакыт узуга бу шартларда яши торган җәнлекнең яңа буыннары шул кадәр үзгәрә ки, алар яңа төрне тәшкил итә башлый. Бу төрләрнең кайсыберсе озын кул-аякларга, кайсыберсе эләктерү өчен уңайлы кул-аякларга ия һ.б.ш.и. Җайлашу үзгәрүчәнлеген һәм аңа бәйле нәселдәнлекне шул рәвешле аңлату XIX гасыр башында ламаркизмгабиологиядәге беренче эволюционистик теориягә туфрак әзерли.

Танып-белү[үзгәртү]

Парижда куелган Дени Дидро һәйкәле

Эксперименталь физиканы Дидро бик югары бәяли, чөнки ул табигатьне гыйльми танып-белүнең нигезе. Ләкин рациональ философиянең яктырткычыннан гайре бу фән күзе тышаулы кеше хәлендә кала һәм җимеш урынына кулы астына эләккән һәрнәрсәне җыя башлый. Табигатьне өйрәнүнең өч төп өйрәнү чарасы – күзәтү, уйлау, эксперимент яки тәҗрибә. Аларның ролен ул түбәндәгечә тасвирлый: “Күзәтү фактлар җыя, уйлау сәләте аларны бер-берсенә ялгый, тәҗрибә ялаганган фактлардан торучы комбинацияләрнең дөреслеген тикшерә”.

Тоемлауларның гади кулланышына таянган күзәтү – танып белүнең башлангыч стадиясе. Башлангыч стадиядә кеше тоемлауларның кечкенә ярдәмчеләренә таянырга тәкъдим итә. Алар – күзәтү-үлчәү әсбаплары (линейка, үлчәү, телескоп, астролябия, компас). Бу стадиядә инде уйлап, акыл белән эш итү сорала. Фәнни эзләнү үзәгендә табигать стихиясендә булып ала торган хәлләр генә түгел, эзлекле экспериментлар нәтиҗәсендә килеп чыга торган хәлләр дә торырга тиеш. Дидро алга сөргән рациональлекнең яңа формасында фәнни гипотезалар аерым урынны тота. Әйтик, Ньютон үз заманында фәнни теориягә бик тәкәббер мөнәсәбәт күрсәтә: янәсе «гипотезалар уйлап чыгармыйм». Шундый эмпиризм табигатьне эзлекле материалистик аңлауга аяк чала. Дидро XVIII гасырның тар маңгайлы эмпиризмын кысрыклауга үз өлешен кертә.

“Табигатьне аңлатуга карата фикерләр” китабында Дидро биологик, химик, физик процессларга карый торган 7 төр гипотеза китерә. Алар арасында үзенең тирәнлеге белән үз вакытын узып киткән электр һәм магнит күренешләрнең тугандашлыгы турындагы гипотеза аерылып тора.

Материалистик күзаллау рельсларына күчеп бетү өчен чынбарлыкта кешенең танып-белүе өчен бик салынган нәрсәләрнең юклыгына ышану кирәк (космос, тәкъдир, күзәнәк). Дидро бу уңайдан шулай ди: кешеләр чынбарлык турындагы тулы гыйлемгә беркайчан ирешә алмаячак, чөнки табигать күренешләренә чик юк, ә кешенең танып белү чаралары – чиксез түгел, чикләүле. Җиһанны ул бетмән-төкәнмәс бер китап белән чагыштыра. Аны күпме укысаң да, ахырына төшеп булмый. XVII гасыр галиме Паскаль шундый ук сүзләр әйткән була, ләкин ул аларга тирән өметсезлек хисләрен сала, янәсе бу хәл кешене тирән кайгыга, төшенкелеккә сала, яшәешенең мәгънәсезлеге турында сөйли. Вольтердан башлап мәгърифәтчеләр бу пессимистик фикергә кеше акылы прогрессының, белемебезнең һаман кинәюе-тирәнәюенең тарихи яктан дөрес картинасын каршы куя. Ышанычлы методология белән коралланган акыл чынбарлык турында дөрес белемгә җитә.

Үз чорының фәнни казанышлары белән горурланса да, Дидро булган белемнең дәрәҗәсе белән бер дә канәгать түгел. Ул әйтә: кешеләр “медицина һәм авыл хуҗалыгы нигезләренә, иң гади әйберләргә ышанмыйлар”. Матдәнең сыйфатларын инкяр иткән спиритуалистик һәм теологик фикерләү тарафдарлары белән бәхәсләшкәндә, ул шулайрак җавап биргән: “ничек итеп сез тоемлау сәләтенең материягә бер катнашы булмавы турында сөйли аласыз, кайчан сез бу әйберләр турында нәмәгълүмнәрсез – сез ни матдә, ни тоемлау турында берни белмисез”.[3]

Канатлы фразалар[үзгәртү]

  • “Хакыйкят критерие – хисләрдә түгел, акылдадыр”
  • “Әгәр хисләр акыл авторитетына оттыра яки аңар каршы килә, сайланып торуга урын калдырмаска кирәк – логика акыл тавышына ияреп барырга куша”.

Библиография[үзгәртү]

  • Дидро 20 томда. «Ассеза и М», 18751877.
  • Сайланган иншалар җыентыгы (фр. Œuvres Choisies, édition du centenaire), 1884.
  • «Les Bijoux indiscrets» (рус. Тыйнаксыз байлыклар), 1748
  • «La religieuse» (рус. Монахиня), 1760.
  • Романнар һәм повестьләр, В. Зайцев тәрҗемәсе, 2 тт., Санкт-Петербург, 1872 (цензура белән юк ителде);
  • «Племянник Рамо», «Чуйко» нәшр., «Библиотека европейских мыслителей и писателей», Санкт-Петербург, 1883;
  • «Племянник Рамо», в серии «Русская классическая библиотека А. Чудинова», сер. II, в. XVIII, Санкт-Петербург, 1900;
  • «Монахиня», «Атеист» нәшр., Мәскәү, 1929.
  • Морлей Дж., «Дидро и энциклопедисты», Мәскәү, 1882;
  • Веселовский Алексей, Дени Дидро, «Вестник Европы», 1884, X-XI;
  • Бильбасов В. А., «Дидро в Петербурге», Санкт-Петербург, 1898;
  • Луппол И., «Дени Дидро», Мәскәү, 1924;
  • Rosenkranz, «Diderots Leben und Werke», 1866;
  • Collignon, «Diderot, sa vie, ses œuvres, sa correspondance», 1895;
  • Avezac-Lavigne, «Diderot et la société du baron d’Holbach», 1875.
  • Sainte-Beuve, «Portraits littéraires»;
  • Карлейль, «Critical and historical essays», Мәскәү, 1878;
  • Dubois-Reymond, «Zu Diderots Gedächtnis», 1884;
  • Scherer E., «Diderot», 1880;
  • Busnelli M. D., «Diderot et l’Italie», 1925;
  • Ledieu P., «Diderot et Sophie Volland», 1925;
  • Palache J. G., «Four novelists, Crébillon, Laclos, Diderot, Restif de la Bretonne», Нью-Йорк, 1926.

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Гыйззәтов К.Т., Нәфасәт: Ике китапта. Беренче китап бит233
  2. Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек. бит105
  3. Д. Дидро — Сочинения в 2-х томах. Том 1. С. 387

Чыганак[үзгәртү]

  • Д. Дидро — Сочинения в 2-х томах (Сер. Философское наследие) Год: 1986, 1991.

Сылтамалар[үзгәртү]