Дерби Үзәк китапханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Дерби Үзәк китапханәсе (Дерби музее һәм сәнгать галереясе белән берлектә кулланыла)

Дерби Үзәк китапханәсе(инг. Derby Central Library)— Дерби музее һәм сәнгать галереясе белән берлектә 1879 елда оештырылган, иганәче Майкл Басс (кече) акчасына Ричард Нилл Фримен проекты буенча Дерби Кафедраль кварталында кызыл кирпечтән төзелгән китапханә[1]. Ул — шәһәрнең үзәк китапханәсе.

Дербида «даими» китапханә 1811 елда Квин-стритта нигезләнә; 1822 елда алдан түләп язылу буенча 84 кешегә хезмәт күрсәтелгән[2]. Аның 4000 китабы арасында Дерби фәлсәфә җәмгыяте (Derby Philosophical Society) китаплары да бар[3]. 1863 елда ботаник Александр Кроолл (Alexander Croall) беренче китапханәсе һәм куратор итеп билгеләнә, киләсе елда музей белән китапханә бергә кушыла.

1964 елда музей һәм сәнгать галереясе икенче бинага күчә, китапханә бу оешмалардан аерым эшли.

Китапханә янәшәсендә меценат, сыра эшләүче һәм Палаталар общинасы әгъзасы Майкл Басска (кече) һәйкәл куелган.

Искәрмәләр[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]