Джозеф Байден

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Джозеф Байден latin yazuında])
Джозеф Байден
АКШ президенты
Вазыйфага керешкән
2021 елның 20 гыйнвары
Аңа кадәр Дональд Трамп
АКШ вице-президенты
Вазыйфада
2009 ел – 2017 ел
Аңа кадәр Дик Чейни
Дәвамчысы Майк Пенс
АКШ Сенатының тышкы сәясәт комитеты рәисе
Вазыйфада
2007 ел – 2009 ел
Аңа кадәр Ричард Лугар
Дәвамчысы Джон Керри
Шәхси мәгълүмат
Туган 20 ноябрь 1942(1942-11-20) (81 яшь)
АКШ, Пенсильвания, Скрантон
Сәяси фирка АКШ Демократик партиясе
Җефет Нейлия Хантер Байден[d][1] һәм Джилл Байден[d]
Әни Кэтрин Юджиния Финнеган
Әти Джозеф Робинетт өлкән-Байден
Белем Делавэр университеты
Сиракуз университеты

Джо́зеф Робине́тт Ба́йден яки Джо Байден (ингл. Joseph Robinette (Joe) Biden, Jr.) — АКШ сәясәтчесе, Демократик фирка әгъзасы, АКШ байрагы илнең 46-нчы президенты (2021 елның 20 гыйнварыннан[2][3]), 47 нче вице-президенты. Вице-президент вазифасына ул Барак Обама белән бергә 2009 елның 20 гыйнварына керешә[4]. Моңа кадәр ул АКШ Конгрессы сенаторы иде.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1942 елның 20 ноябрендә Пенсильвания штатының Скрантон шәһәрендә туа. Католик гаиләдә дүрт баланың берсе була. Балачакта тотлыгудан интегә, "сыйныфта барысы алдында укырга кирәк булса, яки кызны очрашуга чакырганда мин моны эшли алмый идем", дип искә ала ул [5]. Соңыннан тотлыгуны җиңеп чыга, аерым алганда, ул көзге алдыннан шигърият укый. Балачактан хәмергә тискәре карый, үзе сөйләгәнчә, аның гаиләсендә эчүчеләр күп булган [6].

Делавэр университетында укый, 1965 елда тарих һәм сәясәт белеменнән бакалавр дәрәҗәсен ала. Аннан соң Сиракьюс университетында хокук буенча белем ала, 1968 елда хокук белеме буенча докторлык диссертациясен яклый.

30 яшендә, 1973 елда сенатор булып сайлана, ил тарихында иң яшь сенаторларның берсе була. Конгресста ул 2009 елга кадәр даими рәвештә эшли. 1987-1995 елларда Сенатта хөкем итү комитетын җитәкли, соңыннан өч тапкыр Сенатның халыкара элемтәләр комитеты башлыгы була. 1979 һәм 1988 елларда Совет хакимияте чакыруы белән ике тапкыр Мәскәүгә бара.

2008 елда демократлар праймеризында АКШ президенты вазифасы өчен көрәшеп карый, ләкин сайлау алды узыштан тиз чыга, Барак Обама җиңгәч, ул аңа вице-президент урынын тәкъдим итә. 2009 елның 20 гыйнварына вице-президент буларак ант китерә. Вице-президентлык вазифасында актив рәвештә тышкы сәясәт белән шөгыльләнә[7][8][9][10][11].

2011 елның мартында, Россиягә сәфәре вакытында, Равил Гайнетдин белән очрашты[12].

2020 елда Демократик фирканең алдан сайлауларында (праймеризда) җиңеп, АКШ президенты постына нәмзәт итеп тәкъдим ителә (сайлау кампаниясендә вице-президент постына нәмзәт сенатор Камала Харрис белән тандем ясый), аның төп көндәше Республика фиркасенең вәкиле гамәлдәге президент Дональд Трамп (сайлау кампаниясендә вице-президент постына нәмзәт гамәлдәге АКШ вице-президенты Майк Пенс белән тандем ясый) була.

2020 елның президент сайлауларында Дональд Трампны җиңә, АКШның 46нчы президенты булып сайлана. Сайлауда ул АКШ тарихында иң күп сайлаучы тавышын казана (81,2 млн тавыш). 2021 елның 20 гыйнварында президент вазифасына ант итә, тарихка ул илнең иң өлкән президенты буларак керә.

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1966 елда Байден көллияттә бергән укыган Нелия Һантерга өйләнә, аларның өч баласы туа: Бо һәм Һантер исемле уллары һәм Наоми исемле кызы. 1972 елда Байден гаиләсе юл казасына эләгә, аның тормыш иптәше һәм 13 айлык Наоми һәлак була.Ул чакта сенатор булып сайланган гына Байден улларын күрер өчен көн саен Вашингтоннан Уилмингтон шәһәренә поезд белән кайтып йөри, бу якынча 180 чакрым озынлыктагы юл.

1975 елда Байден инглиз теле укытучысы Джилл Трейси Якобс белән таныша һәм ике елдан соң аңа өйләнә. 1981 елда аларның Эшли исемле кызлары туа. 2015 елда аның улы Бо баш миендәге яман шештән үлә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
Дональд Трамп
АКШ президенты
2021 елның 20 гыйнварыннан
Аннары:
'