Джозеф Остин Чемберлен
| Джозеф Чемберлен инг. Joseph Chamberlain |
|
| Тулы исеме | Джозеф Остин Чемберлен инг. Joseph Austen Chamberlain |
|---|---|
| Һөнәре | дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе |
| Туу датасы | 16 октябрь 1863 |
| Туу җире | Бирмингем, Огайо |
| Үлем датасы | 17 март 1937 (73 яшь) |
| Бүләк һәм премияләре | |
Джозеф Остин Чемберлен (инг. Joseph Austen Chamberlain; 16 октябрь 1863 ел – 17 март 1937 ел) — инглиз дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, 1925 елда Чарлз Дауэс белән бергә Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты. Невилл Чемберленның энесе.
Биография[үзгәртү]
Джозеф Чемберлен 1863 елда Бөекбританиянең Бирмингем шәһәрендә туа. Рагбида һәм Тринити-колледжта (Кембридж) белем ала һәм 1885 елда фәнни дәрәҗәгә ия була.
Франциядә 9 ай яшәп, Чемберлен Париждагы Сәяси белемнәр мәктәбендә лекциялар тыңлый. Тагын бер ел Алманиядә укый. 1888 елда исә ул Англиягә кайта. Шул ук елны либераль юнионист Бирмингем тирәсендәге Ист-Вустершир округыннан парламентка сайлана.
1892 елда Чемберлен фирканың парламент оештыручысы була, 1895 елда – Адмиралтейство лорды, 1900 елда – Казначылыкның финанс сәркатибе, 1902 елда – почталар министры, 1903 елда – Казначылык канцлеры (ягъни финанс министры) була.
1906 елда Чемберлен Айви Мьюриэлга өйләнә, аларның ике улы һәм бер кызы туа.
1915 елда оештырылган коалицион хөкүмәттә Чемберлен Һиндстан эшләре буенча министр итеп куела. Ике елдан соң, британлыларның Месопотамияда, Багдадка һөҗүме вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәве сәбәпле килеп чыккан гаугадан соң, Чемберлен вазифаларыннан баш тарта: аның министрлыгы бу гаугага катнашлы була, ләкин Чемберленның үзенә карата гаепләүләр әйтелми.
1918 елның апрелендә Чемберлен Дэвид Ллойд Джорджның коалицион кабинетына кертелә һәм тагын Казначылык канцлеры итеп билгеләнә.
1921 елда Джозеф Чемберлен Бонар Лоу урынында җәмгыятьләр палатасын җитәкли башлый, ләкин 1922 елда лидерлык кабат Лоуга кайта.
1924 елда ул Стэнли Болдуин хөкүмәтендә тышкы эшләр министры буа. 1927 елның 23 февралендә ул совет хөкүмәтенә нота җибәрә, анда Чемберлен ССРБны «Британияга каршы пропаганда» алып баруда гаепли. Нота советларны мондый сәясәтне дәвам итү «шартлары болай да еш бозылган сәүдә килешүен туктатуга һәм хәтта гади дипломатик мөнәсәбәтләрнең өзелүенә китерәчәк» дип кисәтә. Ләкин Англия белән Советлар Берлеге арасында дипломатик мөнәсәбәтләр туктатылуы бөек державалар тарафынннан зупланмый.
1931 елда фирка-ара хөкүмәт урнашкач, Чемберлен Адмиралтействоның Беренче Лорды була.
Чемберлен 1937 елда вафат була.
Бүләкләр[үзгәртү]
- The Most Noble Order of the Garter
- Тынычлык өчен Нобель премиясе (1925 ел; Чарлз Дауэс белән бергә, «Локарн сөйләшүләрендә тоткан урыны өчен»
|
|
|
|---|---|
|
Анри Дюнан / Фредерик Пасси (1901) • Эли Дюкоммен / Шарль Альбер Гоба (1902) • Уильям Рандал Кример (1903) • ХКИ (1904) • Берта Зутнер (1905) • Теодор Рузвельт (1906) • Эрнесто Теодоро Монета / Луи Рено (1907) • Клас Понтус Арнольдсон / Фредрик Байер (1908) • Огюст Беернар / Поль Анри д’Эстурнель де Констан (1909) • ХТБ (1910) • Тобиас Ассер / Альфред Герман Фрид (1911) • Элиу Рут (1912) • Анри Лафонтен (1913) • ХКХК (1917) • Томас Вудро Вильсон (1919) • Леон Виктор Огюст Буржуа (1920) • Карл Яльмар Брантинг / Кристиан Ланге (1921) • Фритьоф Нансен (1922) • Джозеф Остин Чемберлен / Чарлз Гейтс Дауэс (1925) |
|
|
Тулы исемлек | (1901–1925) | (1926–1950) | (1951–1975) | (1976–2000) | (2001–2025) |
- Ачыклык тирәнлеге зур булган битләр
- Шәхесләр
- 16 октябрь көнне туганнар
- 1863 елда туганнар
- Бирмингем туганнар
- Огайода туганнар
- 17 март көнне вафатлар
- 1937 елда вафатлар
- Бөекбританиянең тышкы эшләр министрлары
- Адмиралтействоның беренче лордлары
- Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары
- Бөекбританиядән Нобель премиясе лауреатлары
- Бөекбритания казналыгы канцлеры
- Бөекбритания Консерватив фиркасы әгъзалары
- АКШның Бөекбританиядагы илчеләре
- Маркадагы шәхесләр