Джон Кеннеди

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Джон Кеннеди

Тулы исеме John Fitzgerald “Jack” Kennedy
Һөнәре сәясәтче
Туу датасы 29 май 1917(1917-05-29)
Туу җире Бруклайн, Массачусетс
Ватандашлыгы АКШ байрагы АКШ
Үлем датасы 22 ноябрь 1963(1963-11-22) (46 яшь)
Үлем җире Даллас, Техас
Хатыны Жаклин Бувье

Джон Фицдже́ральд «Джек» Ке́ннеди (инг. John Fitzgerald “Jack” Kennedy, шулай ук JFK; 1917 елның 29 мае — 1963 елның 22 ноябре) — АКШ сәясәтчесе, АКШның 35 нче президенты (19611963. Кеннеди — АКШның беренче католик президенты, XX гасырда туган беренче президент. Кеннединың икеелык президентлыгы вакытында Кариб кризисы, негрларның хокуклары киңәю, Аполлон космик программа башлану кебек вакыйгалар була.

Гарвард университетында укый. Икенче бөтендөнья сугышында катнаша, бөтен гомеренә җәрәһәт ала.

1947 елдан 1953 елга кадәр — АКШ конгрессы әгъзасы. Аннары Сенатка уза. 1960 елның ноябреннән — АКШның 35 нче президенты. Ике ел эчендә күп кенә җитди адымнар ясый, реформалар үткәрә.

1963 елның 22 ноябрендә Даллас шәһәрендә билгесез кеше тарафыннан ату нәтиҗәсендә вафат була. Полиция җинаятьче дип уйлаган Ли Харви Освальд шулай ук үтерелә. Аның үлеме турында һаман ачыклык юк.