Джордж Байрон
| Джордж Байрон | |
| Тулы исеме | George Gordon Byron |
|---|---|
| Һөнәре | шагыйрь |
| Туу датасы | 22 гыйнвар 1788 |
| Туу җире | Лондон, Бөекбритания |
| Үлем датасы | 19 апрель 1824 (36 яшь) |
| Үлем җире | Миссолунги, Греция |
Джордж Гордон Байрон, 1798 елдан башлап лорд Байрон (ингл. George Gordon Byron, 6th Baron, Lord Byron; 1788 елның 22 гыйнвары — 1824 елның 19 апреле) — күренекле инглиз шагыйре, романтизм юнәлешендә иҗат итте.
Данлыклы шагыйрь 1788 елның 22 гыйнварында дөньяга килә. Балачактан ук гаиләсе фәкыйрьлектә яши, шуңа карамастан ул хосусый мәктәптә укый. 1799 елда ул доктор Глени мәктәбенә кабул ителә, монда ике ел укып, ул дәвалана (балачактан аның аягы авыру була). Шушы ике ел дәвамында ул укымый диярлек, ләкин доктор Глениның бай китапханәсен укып чыга.
1801 елда ул Хэрроуда укый, инглиз әдәбияты классикларын укый. Аннары ул Кембридж университетына кабул ителә, монда ул фән белән шөгыльләнә, ләкин шул ук вакытта карталарда уйнап күп акча исраф итә.
1807 елда аның беренче китабы («Hours of idleness») басылып чыга. Бер елдан соң китапка зур тәнкыйть чыга, ләкин инде 1809 елда Байрон сатира-әсәрен («English Bards and Scotch Reviewers»)) чыгара.
[үзгәртү] Сылтамалар
| Викиҗыентыкта? George Gordon Byron |