Диалектология
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Диалектология (грек. διάλεκτος — сөйләшү, грек. λογία — фән) — территориаль диалектларны һәм сөйләшләрне өйрәнә торган тел белеме тармагы. Диалектология өчен диалектларның, сөйләшләрнең гомум төзелеше түгел, ә билгеле бер диалектка сөйләшкә хас булган аваз үзенчәлекләренең, сүз формаларының, җөмлә калыпларының әдәби тел белән чагыштырып тикшерүе, аларның барлыкка килүе, яшәү сәбәпләрен аңлатуы мөһим.
Диалектологияне өйрәнү теоретик һәм гамәли әһәмияткә ия.
[үзгәртү] Диалект
[үзгәртү] Татар диалектологиясе
Татар диалектологиясе — татар тел белеменең татар теленең җирле диалектларын һәм сөйләшләрен өйрәнә торган тармагы. Хәзерге татар телендә өч диалектны аералар: урта диалект, мишәр диалекты, Көнбатыш Себер татарлары диалекты.
[үзгәртү] Әдәбият
- Әхәтов Г. Х. Татар диалектологиясе. Югары уку йорты студентлары өчен дәреслек. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1984. — 216 б.