Дик Чейни
| Ричард Брюс «Дик» Чейни | |
| Тулы исеме | Richard Bruce «Dick» Cheney |
|---|---|
| Һөнәре | сәясәтче |
| Туу датасы | 30 гыйнвар 1941 (72 яшь) |
| Туу җире | Линкольн, Небраска, АКШ |
| Әтисе | Ричард Герберт Чейни |
| Әнисе | Марджори Лорейн Дики |
| Хатыны | Линн Чейни |
| Балалары | кызлары: Элизабет, Мэри |
Ричард Брюс «Дик» Чейни (инг. Richard Bruce «Dick» Cheney) — АКШ сәясәтчесе, Республикан фирка әгъзасы. 4 АКШ президенты кабинетларында эшләгән. Джордж Герберт Уокер Буш кабинетында саклану министры (1989—1993), 2001—2009 елларында исә вице-президент вазифаларын үтәгән. Джордж Буш-кечегә наркоз керткәндә, ике тапкыр АКШ президенты вазифаларын башкаручы иде (2002 һәм 2007).
Барак Обама администрациясен актив тәнкыйтьләүче[1].
Тормыш юлы[үзгәртү]
Вайоминг штатының Каспер шәһәрендә үсә. 1959 елда Йель университетына укырга керә, ләкин икенче курстан аны университеттан чыгардылар. Вайоминг университетында бакалавр һәм магистр дәрәҗәләрен ала. 1969 елда Ричард Никсон администрациясенә кушыла.
1975—1977 елларда Джеральд Форд администрациясен җитәкли. 1989 елда саклану министры вазифасына билгеләнә. Джордж Буш вакытында вице-президент вазифаларын башкара.
Искәрмәләр[үзгәртү]
| Элгәре: Альберт Гор |
АКШ вице-президенты 2001—2009 |
Аннары: Джозеф Байден |