Динамо-Казан (хатын-кызлар волейбол клубы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Динамо-Казан (хатын-кызлар волейбол клубы) latin yazuında])
Екатерина Гамова — Динамо-Казан һөҗүмчесе
Динамо-Казан Мәскәүне җиңеп Россия Кубогы 2012 яулады! 23 декабрь 2012

"Динамо-Казан" (tat.lat. Dinamo-Qazan (xatın-qızlar woleybol klubı)(үле сылтама)) — (2008 елга кадәр " Казаночка", "Казан кызы") — Татарстан Җөмһүрияте Казанның хатын-кызлар волейбол клубы. "Динамо-Казан" Россия Чемпионатында 3 мәртәбә җиңде (2011, 2012, 2013), ике тапкыр Россия Кубогының 2010, 2012 иясе, ЕКВ Чемпионнар Лигасының җиңүчесе (2014), клублар арасындагы Дөнья чемпионатының җиңүчесе (2014). Баш тренеры — Ришат Гиләҗетдинов, капитаны — Мария Борисенко.

2013 елның 12 маенда финал уенында Казанлылар Мәскәүлеләрне 3:0 (3:1 сериядә) исәбе белән җиңә.

2002 елның сентябрь аенда "Казаночка" исеме белән нигезләнде. 2008 елда Татарстан Эчке Эшләр Министрлыгы хатын-кызлар волейбол клубына булыша башлады һәм аның исеме "Динамо-Казан"ына үзгәртте.

Төп төсләре: ак-зәңгәр.

Яңа дәвере — җиңү чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010-2011 елларда "Динамо-Казан" куәтләнде: Россия җыелмасы уенчылары Екатерина Гамова, Мария Борисенко, Татьяна Кошелева һәм Екатерина Кабешо Казанга килделәр. Шул көчле составы белән Казанлылар башта Россия Кубогы яулады, соңрак Россия Чемпионатында җиңде. 2012 елда яңадан Россия Чемпионаты Алтын медальләрен яулады.

2012 елның 23 декабрендә Динамо-Казан икенче мәртәбәдә Россия Кубогын яулады, финал уенында Краснодар шәһәрендә Казанлылыр Мәскәү-Динамоны 3:0 (25:15, 25:17, 25:21) исәбе белән җиңде.

2014 елның 16 мартында Чемпионнар Лигасы финалында казанлылар Төркиянең "Вакифбанк" клубын 3:0 исәбе белән отты. Динамо-Казан - Россиянең клублары арасында Чемпионнар Лигасында беренче җиңгән волейбол клубы.

2014 елның 12 маенда Цүрих шәһәрендә клублар арасындагы Дөнья чемпионаты финалында "Озаску" (Бразилия) клубын 3:0 исәбе белән отты.

Волейбол Үзәге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уеннарын элек "Баскет-холл" аренасында, 2010 елдан Казанның «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә үткәрә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]