Динозаврлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Динозаврлар
Динозаврлар
Фәнни классификация
Патшалык: Хайваннар
Тип: Хордалылар
Астип: Умырткалылар
Сыйныф: Сөйрәлүчеләр
Асотряд: Динозаврлар
Латин атамасы
Dinosauria (Owen, 1842)

Wikispecies-logo.svg

Викитөрләрдәге систематика

Commons-logo.svg
Рәсемнәр эзләү
Викиҗыентыкта

Динозаврлар (лат.Dinosauria, грек. δεινός σαῦρος — куркыныч кәлтә елан) — борынгы сөйрәлүчеләр төркеме, мезозой чорының «патшалары». Җир шарында 160 миллион ел яшәгәннәр, төгәл билгеле булмаган сәбәпләр аркасында юкка чыкканнар.

Эчтәлек

[үзгәртү] Ачылу тарихы

«Динозавр» термины британ палеонтологы Ричард Оуэн тарафыннан уйлап табылган.


Беренче табылган динозавр - игуанодон (XIX гасырда). Төгәл билгеле түгел, бәлки динозаврларны элегерәк тә тапкан булганнардыр, әмма игуанодонны галимнәр беренче мәртәбә күргәннәр hәм тышкы кыяфәтен торгызырга уйлаганнар. Беренче модельләр — Мантелл 1834 елда, Оуэн 1841 елда сөйләгән модельләр, шулай ук Бенджамин Уотерхаус Хокинс ясаган 1854 елда ясаган модельләр — дөрес булмаганар. Мәсәлән, Мантелл игуанодонны бик зур игуана кебек күргән. Ә Оуэн аны крокодил-бегемот кебек күргән: кайбер өлешләре крокодилныкыга охшаса, башкалары - бегемотныкынаа яки филнекенә. Мантелл да, Оуэн дә игуанодон зур шибын борынына утыртканнар. Хәзерге көнгә игуанодон моделенең тышкы кыяфәте башка. Бу модельне бельг галиме Луи Долл уйлап тапкан. Ул модель валлаби, кенгуру hәм эму арасында динозавр кебек күренә.

Оуэн буенча модель hәм Долл буенча модель

Ә шибы борынында түгел, ә олы бармагында урнашкан[1] (түбәндә: Монтелл рәсеме, Бәллүр сарае паркында урнашылган игуанодон hәйкәлләре; Оуэн буенча, ясаучысы - Уотерхаус Хокинс).

Монтелл моделе
Оуэн буенча игуанодон моделе; Бәллүр сарае паркы, ясаучысы - Уотерхаус Хокинс

1853 елының Яңа ел төнендә Лондон паркында бик кызыклы хәл иде. Егермеләп галим... Уотерхаус белән ясаган игуанодон моделендә ашаганнар! Аларны Оуэн чакырган. Галимнәр специаль игуанодон моделендә утырганнар. Бу бик гади түгел ашау иде.

Игуанодонда ашау

[үзгәртү] Тарих

Динозаврлар Триас чорында барлыкка киләләр. Ул вакытның динозаврлар үрнәкләре — целофизис (лат. "Сoelophysis" - ""буш гәүдә"")[1][2], Мусзавр (Mussaurus) (тычкан-кәлтә елан)[2], прокомсогнат ("Procompsognathus" — "компсогнагнаттан тиклем булган")[2] һәм башкалар. Триасста алар бик бәләкәй иделәр (мәсәлән, мусзаврның озынлыгы 3 метрга җиткән, ә прокомпсогнатның озынлыгы 90 сантиметрга гына җиткән)[2]. Әмма зурлары да иде. Мәсәлән, платеозавр ("Plateosaurus") алты-сигез метрга җитә алган[1][3]. Триас чорында континентлар бер континентка кушылган иде. Ул суперконтинент Пангея дип атала.

Юра периодында динозаврлар зур уңышлар казана. Ул вакытта җир бу гигантлар аяклары астында селкенгән. Пангея аерылган.

Акбүр периоды - инозаврларның соңгы сулышы. Ул вакытта алар дөньяны искиткеч кыяфәтләре белән хәйран калдырганнар. Ул чорда җирдә бик күп үзгәрешләр була. Континентлар хәрәкәт итәләр, Җир тыныч түгел. Әмма динозаврларны куркынычрак трагедия көтә - акбүр периодында, беленмәгән сәбәпләрдән, динозавлар юкка чыга. Хәзер юкка чыгуын метиорит килеп төшүе, экологик сәбәпләре вә башка сәбәпләр белән бәйлиләр. Әмма чын сәбәпләрне без белмибез. Кемдер кошларның эволюциясен динозаврлар белән бәйли, чөнки кайбер динозаврларның төзелеше кошлар төзелешенә охшаш.


[үзгәртү] Классификация

Зауришийлар hәм орнитишийлар ләгәннәре төзелеше
Зауришийлар ләгәне төзелеше
Орнитишийлар ләгәне төзелеше

Динозаврлар архозавр төркеменә керә. Аларның бүгенге туганнары - крокодиллар, ташбакалар. Динозаврларның янбаш сөяге төзелеше буенча ике зур төркеме бар - зауришийлар (Saurischia)һәм орнитишийлар (Ornitischia)[1][3]. Зауришийларның янбаш сөяге сөйрәлүчеләр янбаш сөягенә охшаш иде. Шуңа күрә исеме дә шундый. Ә орнитишийларның янбаш сөякләре кошлар янбаш сөягенә охшаш.

Зауришийлар төркемнәре:

  • зауроподлар;
  • тероподлар.

Орнитишийләр төркемнәре:

Шулай ук башка төркемнәр дә бар иде.

[үзгәртү] Искәрмәләр

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Динозавры - М.: ООО "Издательство Астрель": ООО "Издательство АСТ", 2002. - 359с,: ил.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Динозавры. Полная энциклопедия/Пер. с англ. М. Авдониной. - М.: Изд-во Эксмо, 2003. - 256 с.
  3. 3,0 3,1 Динозавры / Ф. Девис; пер. с итал. Е. Дуковой; Ил. Ж. Фалескини. - М.: ООО "Издательство Астрель": ООО "Издательство АСТ", 2001. - 32с.: ил. - (Всё обо всём)


Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә