Дию пәрие
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Дию пәриләре — татар һәм башкорт мифологияләрендә иң түбән дәрәҗәле мифик затлар.
Казан татарлары мифлары буенча дию пәриләре җир астында, диңгез төбендә үз калаларында яшәгәннәр.
Җир өстендә алар күренмәү саләтенә ия булганнар, ә кешеләргә кеше кыяфәтендә генә күренгәннәр. Шулай итеп, чибәр кызга әйләнеп алар кешеләргә кияүгә чыга, яки өйләнә алганнар.
Шулай ук, алар кешеләрне төрле тәм- томнар белән сыйлаганнар, тик бу азыкны бисмилла белән капсаң, имеш, дию пәрие ризыгы ат тизәгенә әверелгән.
Кайбер мифлар буенча дию пәриләре ике төргә бүленә: дию һәм пәри.
Шулай ук карагыз [үзгәртү]
Чыганаклар [үзгәртү]
|
|
|
|---|---|
| Табигый рухлар | |
| Көнкүреш рухлары |
Абзар иясе | Бичура | Йорт иясе | Кое иясе | Күпер иясе | Мич иясе | Моң иясе | Мунча иясе | Үләт | Чәчәк анасы | Чәчәк иясе
|
| Дини рухлар | |
| Яман көч | |