Доминика
|
||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Домини́ка (ингл. Dominica; dəˈmɪnɨkə дип әйтелә, утрауның үзендә – ˌdɒmɪˈniːkə), Домини́ка Берлеге (ингл. Commonwealth of Dominica) – Кариб диңгезенең Кече Антиль утраулары төркемендәге шул ук атамалы утрауда урнашкан дәүләт. Төньяк көнбатышка таба Гваделупа, көньяк-көнчыгышка – Мартиника урнашкан. Бу 754 км² мәйданлы утрауда 72 500 кеше яши (2008 елга чама белән). Башкаласы – Розо шәһәре (ингл. Roseau).
Эчтәлек |
[үзгәртү] География
Доминика – вулканик чыгышлы, берничә вулканы булган таулы утрау. Иң биек тау – Дьяблотен (1447 м). Хәзерге вакытта вулканнары эшләми, ләкин вулканик эшләрнең булуы гейзерлар, кайнар чишмәләр һәм кайнап торучы сулы берничә күл аша күренә. Яр буенда кара һәм сары комлы пляжлар.
Биредәге климат тропик, дымлы, кызулык пассат җилләр белән әзәйтелә. Уртача айлык температуралар – 25 тән 27° гә хәтле. Иң яхшы һава торышы – ноябрьдән марткача. Июльдән сентябрьгәчә – давыллар вакыты.
Үсемлекләр дөньясы бик зур. Тропик урманнар сакланып калганнар. Хайваннар дөньясында күпчелекне кошлар тәшкил итәләр. Тирәдәге диңгезләр балыкка бай.
[үзгәртү] Тарих
Төп мәкалә: Доминика тарихы.
Беренче яшәүчеләре булып араваки индеецлары тора. XIV гасырда кариблар кабиләләре тарафыннан яуланып алыналар.
Христофор Колумб бу утрауны 1493 елның 3 ноябрь көнендә ача.
1632 елда, сугышчан карибларны җиңеп, французлар монда беренче аурупалылар торагын төзиләр. Алар, африкадан кара колларны китереп, плантацион хуҗалыкны үстерә башлыйлар.
Җидееллык сугышка нокта куйган 1763 елгы Париж солыхы нигезендә, Доминика Бөекбританиягә күчә.
1967 елның 1 мартында Бөекбритания белән асоцияцияләшкән эчке үзидарәле дәүләт хокукын ала. 1978 елның 3 ноябрендә бәйсезлек игълан ителә.
[үзгәртү] Сәяси төзелеше
Төп мәкалә: Доминика дәүләт төзелеше.
Җөмһүрият, президент, 32 депутаттан торучы (21 – гомуми тавыш бирү, 9 – билгеләнү нәтиҗәсендә куелалар, 2- аерым вазифа) мәҗлес тарафыннан сайлана
Мәҗлестә вәкиле булган төп фиркаләр:
- Доминиканың Хезмәт фиркасе – мәҗлестә 12 депутат;
- Доминика Эшчеләренең Беләшкән Фиркасе – мәҗлестә 8 депутат;
Шулай ук Доминиканың Ирек Фиркасе һәм Доминиканы Азат итү Хәрәкәте бар.
2008 елның гыйнварында Доминика, элегрәк антиамерик сәясәт алып баручы Венесуэла, Куба, Боливия, Гондурас һәм Никарагуа кушылган, ALBA (Alternativa Bolivariana para las Americas) берләшмәсенә керә.
[үзгәртү] Администрати бүленеше
Төп мәкалә: Доминика администрати бүленеше.
Доминика 10 өлешкә бүленгән:
- Сент-Эндрю
- Сент-Дэвид
- Сент-Джордж
- Сент-Джон
- Сент-Джозеф
- Сент-Люк
- Сент-Марк
- Сент-Патрик
- Сент-Пол
- Сент-Питер
[үзгәртү] Халык
Төп мәкалә: Доминика халкы
Халык саны – 72,7 мең (2009 ел июленә чама белән).
Еллык артым– 0,2 % (илдән эмиграция дәрәҗәсе зур).
Этно-раса бүленеше: кара тәнлеләр – 86,8 %, мулатлар – 8,9 %, индеец-кариблар – 2,9 %, аклар – 0,8 %, башкалар – 0,7 % (2001 ел исәбе буенча).
Диннәр: католиклар 61,4 %, адвентистлар 6 %, пятидесятниклар 5,6 %, баптистлар 4,1 %, методистлар 3,7 %, Илаһ чиркәве 1,2 %, Иегова шаһитлары 1,2 %, башка нәсарилар 7,7 %, растафарианнар 1,3 %, башкалар 1,6 %, атеистлар 6,1 % (2001 ел исәбе буенча).
Дәүләт теле – инглиз, шулай ук патуа – француз теле нигезендә ясалган җирле креоль диалекты. Инглизнекеннән башка, утрауда француз топонимнары күп.
Олыларның укымышлылык дәрәҗәсе – 94 % (2003елга чама белән).
[үзгәртү] Икътисад
Төп мәкалә: Доминика икътисады
Доминика икътисады авыл хуҗалыгына (40 % эшчеләр) – нигездә, банан үстерүгә нигезләнә. Шулай ук цитруслылар, манго, тамыразыклар, кокослар, какао үстерелә. Урман һәм балык хуҗалыгы эшләнми.
Җирле сәнәгать сабын, кокос мае, аяк киеме җитештерә.
Хакимимят туризм сферасын һәм финанс эшмәкәрлеген үстерергә тырыша. Шулай ук энергетик тармакны – геотермаль чыганакларны үстерү максаты куелган.
Төп тышкы сәүдә партнерлары – Япония, АКШ, Кытай.
|
|
||
|---|---|---|
| Бәйсез дәүләтләр: | ||
| Буйсынган территорияләр: | Америка Виргин утраулары | Ангилья | Аруба | Бермуд утраулары | Британ Виргин утраулары | Гваделупа | Гренландия | Кайманов утраулары | Клиппертон | Мартиника | Монтсеррат | Навасса | Нидерланд Антиль утраулары | Пуэрто-Рико | Сен-Бартельми | Сен-Мартен | Сен-Пьер һәм Микелон | Тёркс һәм Кайкос | |

