Донбасс эшчесе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Донбасс эшчесе latin yazuında])
Донбасс эшчесе
Donʙass eşcese

Нигезләнгән

1930

Тел

татар

Публикацияләр туктату

1939

«Донба́сс эшчесе́» (яңалиф Donʙass eşcese) — Профсоюзларның бөтенукраина шурасы, Украина КП(б)ның Сталино өлкә комитеты, хезмәт ияләре депутатлары өлкә шурасы органы. 1930 елның 29 ноябреннән 1939 елның 23 февраленә кадәр Сталино шәһәрендә (хәзер Донецк) татар телендә нәшер ителә, барлыгы 1008 саны чыга. 1937 нең 29 июленә кадәр «Пролетар» исемендә була.

Беренче мөхәррире Б. Мансуров. Авторлар арасында А. Әхмәтшин, М. Вәлиев, И. Курманай, Х. Маннапов, М. Сөндекле һ.б. бар. Газетада эшче хәбәрчеләрдән Г. Басыйров, Г. Закиров, А. Җаббаров, Г. Нуретдинов, З. Шакиров һ.б. актив языша.

Донбасс шахталарында һәм металлургия заводларында эшләүче татар эшчеләренә атап чыгарыла. Индустрияләштерүнең, соц. ярышларның барышын яктыртуга зур игътибар бирелә, производство алдынгылары турында очерклар басыла. Мөхәрририят эшчеләр өчен татар телендә чыгучы башка газеталар белән элемтәдә тора. «Бакы эшчесе» газетасы белән берлектә Донбасс эшчеләре һәм әзәрбайҗан нефтьчеләре арасындагы соц. ярыш барышына багышланган алмаш битләр чыгарыла. Горловка, Енакиево, Кадиевка, Макеевка, Чистяково шәһәрләрендә чыгучы татар газеталарыннан материаллар күчереп бастырыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]