Дунай татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Дунай татарлары
Гомуми саны: 24 мең (2002)
Таралышы: Румыния
Тел: Татар теле, кырымтатар теле
Дин: Ислам
Бүтән халыкка керүе: татарлар
Якын халык: татарлар, нугайлар, кырым татарлары
Румынияда татарлар (2002 елга)

Дунай татарлары (рум. Tătari) — Румыниядә яшәүче милли азчылык. Татар диаспорасының бер өлеше буларак, гомум татар дөньясы белән тыгыз бәйләнеш тотып, аның аерылгысыз бер өлеше булып тора.

Әлеге вакытта, төрле мәгълүматлар буенча, Румыниядә 24 меңнән алып 60 меңгә кадәр татар яши. Саннардагы аерманың шушы кадәр зур булуы шуның белән бәйле: Төркиядән финанс ярдәме алу өчен милләттәшләребезнең зур гына өлеше үзләрен “төрек” дип яздырган. Румыниядә татарлар туган татар телен барлык нечкәлекләренә кадәр яхшы белә. Румыния татарлары, шулай ук, румын, төрек, инглиз телләрендә дә иркен аралаша.

Таралышы[үзгәртү]

Халык саны Татарлар саны Татарлар өлеше, %
Бөтен Румыния 20121641 20282 0,10
Констанца жудецы 684082 19601 2,87
Муниципийлар һәм шәһәрләр 470961 13905 2,95
Констанца муниц. 283872 7367 2,60
Мангалия муниц. 36364 1183 3,25
Меджидия муниц. 39780 3211 8,07
Чернаводэ 17022 17 0,10
Эфорие 9473 337 3,56
Хыршова 9642 3 0,03
Мурфатлар 10216 562 5,50
Нэводарь 32981 108 0,33
Негру-Вода 5088 25 0,49
Овидиу 13847 418 3,02
Текрикгөл 7292 673 9,23
Коммуналар 213121 5696 2,67
23 август 5483 433 7,90
Аджиджа 6992 447 6,39
Албешти 3428 82 2,39
Амзачя 2712 128 4,72
Бэрэгану 1991 34 1,71
Кастелу 4856 164 3,38
Чокырлч 3220 360 11,18
Кобадин 8779 427 4,86
Комана 1804 151 8,37
Кумпанэ 12333 174 1,41
Грэдина 1050 47 4,48
Индепенденца 3121 271 8,68
Истрия 2443 6 0,25
Лиману 6270 179 2,85
Лумна 8948 267 2,98
Мерени 2227 175 7,86
Михаил Когэлничяну 9978 323 3,24
Николае Бэлчесеку 4757 33 0,69
Печиняга 3189 45 1,41
Поарта-Албэ 5208 35 0,67
Сачеле 2101 4 0,19
Силистя 1373 37 2,69
Топрайсар 5533 359 6,49
Тузла 6711 294 4,38
Валу-луй-Траян 12376 1214 9,81

Чыганак: [1]

Тарихи белешмә[үзгәртү]

Рәсми чыганакларда татарларның хәзерге Румыния җирләренә килү вакыты XIII гасыр дип күрсәтелә. Шул ук вакытта, икенче чыганаклар буенча, төрки кабиләләр (һуннар, кыпчаклар, печенеглар, татарлар) булачак Дунай кенәзлеге территорияләрен әле урта гасырларда ук, V гасырдан үз итә башлый. Шулай да, Дунай — Румыния татарларының зур өлешен, аерым сәяси хәл-шартларга бәйле, XIX гасырда Кырымнан һәм Кара диңгез буе төньягыннан күченеп килгән милләттәшләребез тәшкил итә. Көньяк Бессарабиядән һәм Буҗактан күченгән татарлар да биредә күп кенә.

Румыния татарлары, нигездә, илнең көнчыгыш өлешендәге Добруҗа өлкәсендә яши. Бу җәһәттән Добруҗа өлкәсендәге җирләр төрки кабиләләрне XV гасырлардан башлап җәлеп итә.

1877-1878 еллардагы урыс-төрек сугышы чорында исә биредә татарлар саны — 150 меңгә, төрекләр саны исә 50 мең кешегә җитә. Шул ук вакытта, ХХ йөз башына кадәр Румыния татарлары санында һич кенә дә тотрыклылык сакланмый. Әйтик, 1812 елда Русия империясенең Буҗакны һәм Бессарабияне үзенә буйсындыруы нәтиҗәсендә, бирегә күченгән 100 мең мөселман, шул исәптән татарлар да, урыс-төрек сугышы тәмамлангач та, мөһаҗирләр рәвешендә Румынияне калдыралар. Вакыт үтү белән бирегә күченеп килгән татарлар бердәм Дунай татар төркеме булып оешалар һәм төрекләр, Төньяк Кавказдан килгән черкеслар белән Румыниянең мөселман җәмгыятен тәшкил итәләр. Бу җәһәттән, 1880 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, Румыниянең Добруҗа өлкәсендә 29 мең 476 татар һәм 18 мең 624 төрек яшәгән. Шушы рәвешле, алар икесе әлеге өлкә халкының 34 процентын алып торган. Румыннар үзләре бу чорда Добруҗада фәкать 31 процент, ягъни 43 мең 671 кеше тәшкил иткән.

Милли тормыш[үзгәртү]

Румыния татарлары шактый бай һәм җанлы милли-мәдәни һәм иҗтимагый тормыш белән яши. Румыниядә эшләп килүче Татар һәм төрки-мөселманнар демократик берлеге “Кара диңгез” дигән журнал һәм “Анайорт” (“Ватан”) дигән гәзит нәшер итә. Румыния телевидениесендә дә татарлар турында тапшырулар әледән-әле булып тора. Кырым сугышыннан соң бирегә күченеп килгән татарлар өчен Әбдел Мәҗит солтан тарафыннан 1856 елда нигезләнгән Меҗидия шәһәрендә төзетелгән мәчет тә бүгенгәчә эшли. Манкалия һәм Констанца шәһәрләрендә дә мәчетләр бар. Констанца шәһәре мәктәпләренең берсендә татар теле дә укытыла.

Бухарестта һәм Добруҗа өлкәсенең торак пунктларында яшәгән татарлар узган гасырның 50нче елларында СССР, шул исәптән Казан һәм Уфа шәһәрләре югары уку йортларында да белем алган. Ул вакытта алар татар телен дә Казанда нәшер ителгән китаплар буенча өйрәнгән.

Соңгы елларда гына Румыния татарлары милләт тарихы һәм мәдәнияте буенча берничә саллы хезмәт бастырган. Атап әйткәндә, Гунер Акмулла 2009 елда “Татарлар” гыйльми-популяр китабының ике томлыгын нәшер иткән. 2000 елда профессор Нәдрет Әли Мәхмүт “Төрки-татар әдәбияты романнары”ның ике томлыгын чыгарган. Румыния татарларының дәүләт дәрәҗәсендә дә үз мәнфәгатьләрен чагылдыру мөмкинлеге бар. Бүгенге көндә ил парламентында татарлардан Әхмәт Әледин депутат булып тора. Моңа кадәр бу вазыйфаны Румыния татар һәм төрки-мөселман демократик берлеген оештыручы, аның беренче президенты Тасин Җәмил биләгән. Ул, шулай ук, төрле елларда тәүдә Румыниянең — Әзербайҗандагы, аннары Төрекмәнстандагы илчесе була. Күренекле галим, тарих фәннәре докторы, татар тарихы һәм Осман империясе буенча китаплар авторларының берсе Тасин Җәмил Идел-Урал төбәгендә яшәүче милләттәшләребез белән дә тыгыз бәйләнеш тота.

Чыганак[үзгәртү]

  • Кызыл таң. Румыниядәге милләттәшләребез сынатмый. № 180 (24044), шимбә, 22 сентябрь, 2012 ел

Искәрмәләр[үзгәртү]